Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Карлы кышта өлкәннәргә ярдәм»: Хуҗа Хәсән тимурчыларының изге эштә

Кышкы салкыннар килеп, көчле кар яугач, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән мәктәбе тимурчы-укучылары бердәм булып, авылның өлкәннәренә ярдәмгә ашыктылар.

 Балалар, бергәләшеп, үзләре генә бу эшне башкара алмый торган кешеләрнең ишегалларын һәм йортларына керү юлларын чистарттылар.

«Бу акция авылда тәртип урнаштыру гына түгел, ә авылның өлкән яшәүчеләренә игътибар һәм кайгыртучанлык бүләк итте. Балаларның ихлас ярдәме өлкәннәрнең йөрәкләрен җылытты, аларга ялгыз түгел икәнлекләрен күрсәтте. Мондый чаралар безнең заманда бик файдалы. Яшь буынга башкаларның хәлен аңлау, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү бик мөһим. Балалар киң күңелле булырлар, ә безнең заманда бу бик мөһим», – мәктәп директоры Надежда Макарова.

Бу акция яшь буынга миһербанлылык, кайгыртучанлык һәм өлкәннәргә хөрмәт кебек сыйфатларны тәрбияләүдә зур роль уйный. Ул балаларга бергәләшеп эшләүнең, башкаларга ярдәм итүнең әһәмиятен күрсәтә. Мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз.

Надежда Макарова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев