Карендәшләребез Мамадышта «Хикәяләр чемоданы» күргәзмәсендә катнашты
Мамадышның «Квантум» балалар иҗат үзәгендә «Хикәяләр чемоданы» дип исемләнгән күңелгә үтеп керә торган һәм тирән шәхси проект эшләде. Анда Җөри, Дүсмәт, районнан керәшеннәр дә катнашкан.
Чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Батырлык һәм хезмәт дан елы, шулай ук Россиядә 2026 елны билгеләп үтәчәк Халыклар бердәмлеге елына багышланган. Проектның концепциясе дә кызыклы. Оештыручылар үзләренең гаилә хроникаларын гади чемоданга тутырырга тәкъдим иткәннәр, күргәзмә ясаганнар. Чемоданнар эчендә – бер тормыш. Әби-бабайларның җылысын саклаган киемнәр, фотолар, медальләр, хатлар, көнкүреш әйберләре һәм шәхси әйберләр. Биредәге һәр экспонат – сирәк очрый торган әйбере генә түгел, ә буыннарны бәйләүче җеп.

Традицион конкурслардан аермалы буларак, «Хикәяләр чемоданы»нда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк. Төп максат – хатирәләр аша берләшү, үз үткәннәреңне уртаклашу, аны халык милке итү мөмкинлеге. Бүгенге көнгә кадәр 23 эш тәкъдим ителгән. Алар арасында, Җөри, Дүсмәт һәм Мамадыштан керәшеннәр дә катнашкан.


Күргәзмәзне әзерләгән укучыларга һәм укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылган.
Жюри членнары эшләрне карап, рекомендацияләр бирәчәк. Яңартылган «Хикәяләр чемоданы» күргәзмәсе 9 майда, Бөек Җиңү көнендә, теләгән һәркем өчен ишекләрен ачачак.

Айгөл Кәримова, Римма Кузнецова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев