Карендәшләребез «Болгар радиосы» премиясе лауреатлары
13 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында XIII «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды.
Быел концертны Рөстәм Гайзуллин һәм Эльвира Вилдан алып барды. 31 артист премиянең бүләге – «Алтын Йолдыз»ны алды. Алар арасында карендәшләребез Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның халык артисты Вадим Захаров һәм яшь җырчы Алина Давыдова да бар.

Милли музыкаль премия – татар җырын яратучылар өчен көтеп алынган бәйрәм. Нәкъ менә монда ел йомгаклары ясала һәм радио тыңлаучыларының мәхәббәтен яулаган артистларның исемнәре игълан ителә.

XIII «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясендә башкаручыларны гына түгел, ә җырның авторларын да билгеләп үтү гадәткә кертелгән.
Винера Ганиева, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан язылган «Алга» җырын башкарды, Вадим Захаров «Бәхетләргә сусап», Алина Давыдова «Мәхәббәт каеннары» җыры белән халык мәхәббәтен яуладылар.
Фотолар татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев