Хәбәрләр

Карендәшебез оныгы ярдәм көтә

«Туганайлар» редакциясенә, ярдәм итүебезне сорап, газетаның элекке җаваплы секретаре Евдокия Иванова шалтыратты.

“Туганайлар” газетасының элекке җаваплы секретаре Евдокия Иванованың оныгына ярдәм кирәк.  Дүрт яшьлек Асманда – аутизм авыруы. Балага «Яңа планета» үзәгендә реабилитация үтү өчен, ашыгыч төстә, 1 миллион 662 мең 150 сум акча кирәк. Яшь гаиләнең андый мөмкинлеге юк.

Әйдәгез, барыбыз бергәләп, карендәшебез Дусяның оныгына сөйләшү, яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге бүләк итик. Аның өчен, Асманның әнисе Кристина Виссарионовна Мугтасимова киң күңелле газета укучыларыбыз ярдәмен көтә  (Сбербанк картасы телефонына бәйләнгән: +7-903-062-22-11).

 


Нет комментариев