Каникул вакытында 14 яшьтән өлкәнрәк балалар эшкә урнаша алачак
14тән 18 яшькә кадәрге үсмерләргә җәйге каникул чорында ял көннәрендә эшләү мөмкинлеге ачылачак.
Документны Дәүләт Думасының Хезмәт буенча комитеты хупларга ниятли, дип яза «ТАСС».
«Эш бирүче җәйге каникул чорында мәшгульлек органнары юлламасы буенча яки студентлар отрядлары составында ял һәм бәйрәм көннәрендә 14-18 яшькә кадәрге балаларны эшкә җәлеп итүгә хокуклы», — диелгән закон проектында.
Мәҗбүри шарты — 15 яшькә җиткән хезмәткәрнең язмача ризалыгы яки үсмергә 14 яшь кенә булса — баланың һәм әтисе яки әнисенең ризалыгы. Ятимнәргә килгәндә, каникул чорында эшкә урнашу өчен хезмәткәрнең, шулай ук опека һәм попечительлек органының язмача рөхсәте таләп ителәчәк.
Моңа кадәр Татарстанда 16-18 яшьлек үсмерләрне зарарлы һәм хәтәр производстволарда эшләүгә җәлеп итүгә рөхсәт бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев