Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Камера. Мотор. Начали!: «Туганайлар» журналисты җырчы Алина Давыдованың съемкаларында булды

Алина тәүге концертына ныклап әзерләнә. Күптән түгел ул концерт өчен видео-контент төшерде. Анда «Туганайлар» хезмәткәре Алина Кондратьева да булып кайтты.

«Камера. Мотор. Начали!». Әлеге сүзләр иртәнге 7дән кичке 9га кадәр ничә тапкыр яңгыраган икән?! Сүз, җырчы Алина Давыдованың съемкалары турында бара. 

Алина концертка дип яңа җырлар яздыра, дуэтлар әзерли, биюләр өйрәнә, костюмнар тектерә һәм төрле кызыклы видеолар төшерә. Килешәсездер, видеолар белән үрелеп барган концертны каравы да рәхәтрәк. 

Миңа да, ягъни «Туганайлар» хезмәткәренә, Алинаның съемкаларында булып, концертка әзерлек барышының «эчке кухнясын» күреп, алай гына да түгел, үземә дә катнашырга насыйп булды. Сер итеп кенә әйтәм, анда танылган театр һәм кино артистлары да катнашты: Г. Камал исемендәге театр артисты Олег Фазылҗанов, Г.Кәриев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты Рәмзия Закирҗанова, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Елена Данилова-Григорьева һәм башкалар. Белсәгез иде, күпме көч киткәнен, профессионаллар командасының төнгә кадәр ничек тырышып эшләгәнен. Әлеге съемкаларның эчтәлеген күргәч, «оо, кызыклы контент булачак» икән дип уйладым. Ялгышмаганмын. 

Казан халкы, эстрада, керәшен җыруы, авыл... Боларның барысын бергә нәрсә берләштерәме? Анысын концертта карарабыз.

Сүз уңаеннан, концертта, әле беркайда да яңгырамаган борынгы керәшен җыруы да булачак. Әлеге җыруның тарихы да үзенчәлекле.

Концертның режиссеры Рафилның «Алина, синең белән эшләве җиңел, артистизм бар синдә» дигән сүзләре белән килешәм. Чыннан да, теләсә нинди эмоцияне — кирәк икән гаҗәпләнүне, я булмаса моңсулыкны, шатлыкны җиткерә, камерага уйный белә Алина, ә бу, бер дә җиңел түгел. Концертында Алинаны актриса буларак та күрәчәкбез, анда театральләштерелгән чыгышлар да көтелә. 

«Күптән мондый съемкалар булганы юк иде. Вакыты-вакыты белән каз тәннәре чыгып, күз яшьләре килде. Тамашачыга мәгънәле концерт күрсәтәсем килә», — дип белдерде Алина Давыдова.

Диана Сафиуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев