Кәләйнең «Асыл бизәк» ансамбле «Татарстанның иң яхшы керәшен фольклор ансамбле» конкурсында җиңү яулады
28 январьда, Казанның «Сәләт-Йолдызлык» театрында бүген республиканың төп иҗтимагый-сәяси журналы – «Татарстан»ның 105 еллыгы уңаеннан оештырылган уникаль «Зур авыл концерты» узды.
«Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина сүзләренчә, бу – соңгы елларда басманың туган көнен билгеләп үтүнең беренче зур чарасы, чөнки аның 2020 елдагы 100 еллык юбилее пандемия чикләүләре чорына туры килгән.
Кунаклар алдында журналның «Татарстанның иң яхшы фольклор ансамбле» конкурсы җиңүчеләре – фольклор коллективлары чыгыш ясады. Татьяна Вафина билгеләп үткәнчә, бу конкурс ике ел элек оештырылган.
«Һәр авылда, хәтта иң кечкенәсендә дә, үзенең фольклор коллективы бар. Без аларның кечкенә, әмма бик якты концертларында катнашып, сокланып, аларга республикабыз башкаласында зур сәхнәгә чыгарга мөмкинлек бирергә булдык», – диде ул.
Әлмәт районының «Асыл бизәк» халык ансамбле «Татарстан» журналының 105 еллыгы уңаеннан оештырылган «Татарстанның иң яхшы керәшен фольклор ансамбле» конкурсында җиңү яулауды.
«Асыл бизәк» ансамбле солисты Гулия Константинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев