Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кәләйдә махсус операциягә ярдәм итүче волонтерлар арасында 90 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә бар

Әлмәт районының Кәләй станциясе авылында махсус операциягә ярдәм итүче волонтерлар арасында 90 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә бар. Алар финанс яктан ярдәм итә, гуманитар ярдәм җыюда катнаша, хәрбиләргә җылы оекбашлар бәйли.

Мария Дворцова унөч яшендә Бөек Ватан сугышы солдатларына оекбашлар һәм перчаткалар бәйләгән булган. Ул сугыштан соң зур гомер уза – Мария Алексеевна 42 ел башлангыч мәктәптә эшли. Бүген, 93 яшендә, ул янәдән фронтка ярдәм итә.

«Әле ярдәм итә алам бит. Эшли алганда эшләргә кирәк», – ди ул.

 

Любовь Петрова да көченнән килгәнчә ярдәм итә. Ул сугыш башлангач туган. Әтисе яу кырында үлгән, озакламый әнисе дә вафат булган. Аңа кечкенәдән бик күп сынаулар аша узарга туры килгән. Бүген ул махсус операция хәрбиләре илне саклаганда читтә кала алмый.

«Анда минем оныклар гына түгел бит, анда бик күп балалар көрәшә. Ярдәм итәргә кирәк. Мин посылкалар да җибәрдем, оекбашлар да бәйлим», - дип сөйләде волонтер.

Галия Козлова 78 яшендә волонтерлар штабына финанс ярдәме тапшыра.

«Туган илгә ярдәм итәргә тырышабыз. Егетләребез тизрәк җиңеп кайтсын өчен», –  диде ул.

Кәләй станциясе волонтерлар штабы 2022 елдан бирле эшли. Бу вакыт дәвамында волонтерлар меңләгән окоп шәме, азык-төлек продуктлары, хуҗалык товарлары, шәхси посылкалар җибәргән. Хәзер биредә маскировка челтәрләре үрәләр – бүген 152нче челтәргә керешкәннәр.

Материал Маргарита Трегубенко катнашында әзерләнде.

Фотоларны Маргарита Трегубенко тәкъдим итте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев