Кадрәк китапханәчесе Альбина Гарнышева: «Ватан сагында торучыларга ярдәм итү – безнең бурыч!»
Минзәлә районының Кадрәк авылында яшәүче Альбина Гарнышева – гади китапханәче генә түгел, ә чын патриот, үз Ватанының улларына ярдәм кулы сузарга әзер торучы кеше.
Аның йөрәге махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен янып тора, чөнки Гарнышевларның үз уллары да бүгенге көндә Ватан сагында.
Алар махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү эшләрен Кадрәк төп гомүмбелем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Ибраһимова белән берлектә оештыралар. Кадрәк авылында хәрбиләргә ярдәм итү буенча зур эш башкарыла.

Күптән түгел генә мәктәп укучылары белән бергәләп, аяк киеме киптерү җайланмалары ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр. Бу җайланмаларның файдасы бик зур: алар аяк киеменең дымын алып, егетләребезнең аякларын коры һәм җылы тотарга ярдәм итә.
«Без балаларга патриотик тәрбия бирү буенча мәктәп белән берлектә күп эшлибез. Төрле чаралар уздырабыз. Мастер-класс өчен капчыкларны мәктәптә тегеп бирделәр, ә эченә без үзебез сатып алган агачтан ясалган «кошачий наполнитель» салабыз. Ул дымны бик яхшы сеңдерә», – дип сөйли Альбина. Ул шулай ук авыл халкы белән дә мондый мастер-класс оештырырга ниятли. – Авылдашлар ярдәм итүдән баш тартмый, хәлдән килгәнчә гуманитар ярдәм җыелып тора», – дип өсти ул.
Аларның бу эшчәнлеге – Ватанга булган мәхәббәтнең, миһербанлылыкның һәм бердәмлекнең ачык мисалы. Шундый игелекле кешеләр аркасында, безнең егетләребез үзләренең ялгыз түгеллеген, аларны көтеп торучы, алар өчен борчылучы кешеләр барлыгын тоялар. Бу исә аларга авыр шартларда да рухларын төшермичә, үз бурычларын намус белән үтәргә ярдәм итә.
Кадрәк авылындагы бу эшчәнлек башкаларга да үрнәк булсын, дип телибез. Чөнки Ватан сагында торучыларга ярдәм итү – безнең барыбызның да бурычы.

Альбина Гарнышева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев