Зәй районының Кадер авылындагы зиратта атна саен өмә уза.
Зиратларны карпап тору, чистарту – изге бурыч. Халык та бит «үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел» дип әйтә. Арадан киткән якыннарының, туганнарының һәм авылдашларының кабер өсләрен чистартып, зиратны иске куак-агачлардан чистартуга Кадер халкы аеруча зур әһәмият бирә.
Бу юлы өмәгә җыелган ирләр зиратны койма белән әйләндереп алу өчен яңа баганалар утырттылар.

Фото: Заинск-информ
Нет комментариев