Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова медальгә лаек булды
Зәй районының Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова «Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән хезмәте өчен» медаленә лаек булды.
Карендәшебезгә бу медаль, күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге саллы өлеше өчен, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә бирелде.
Людмила Николаевна авыл хуҗалыгы институтын тәмамлауга, туган авылы Әхмәткә, колхозга эшкә кайта. 2000 елны Кадер авыл советында председатель урынбасары була. 2022 елның языннан авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнә. Кадер, Әхмәт, Федот, Туңылҗа һәм Киселевканы берләштергән авыл җирлегендә барлыгы 560 кеше яши. Шуларның 330ы — эш яшендәгеләр, 144е — пенсионерлар. Аларга көндәлек тормышта тиешле уңайлыклар тудыру, тормыш шартларын яхшырту — барысы да җирлек җитәкчесе өстендә. Халыктан җыелган үзара салым акчасына авыллардагы урам юлларына вак таш җәеп тигезләнә, зират коймалары яңартыла, клублар ремонтлана, халыкны су белән тәэмин итүгә дә зур игътибар бирелә.
Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормышларын яхшырту өчен чирек гасырга якын бар көчен, осталыгын куючы Людмила Барсукованың медаль белән бүләкләнүе — аның хезмәтенә лаеклы бәя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев