Хәбәрләр

Качману сынамышлары

Качмануда бәкедә су күп булса, язын елгада ташу көчле булачак дип ышанганнар.

– Качмануда ябалак-ябалак кар яуса, иген уңышы мул булачак.

– Качману салкыннары шулай ук муллык вәгъдә итә.

– Качмануга каршы төндә йолдызлар күп булса, җиләк уңышына, ә инде йолдызлар ялтырап янсалар, сарык маллары өчен уңай ел.

– Качманудан Май Чабуга (Масленица) кадәр — туйлар вакыты.

– Качману төнендә җыелган кар аяк ою, баш әйләнү, көзән җыерулардан дәва.

– Качмануда буран булса, Май Чабуда (Масленица) да көн шулай булачак.


Нет комментариев