Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Качману көнне кайсы керәшен авылларында су чумыла алырга мөмкин? (исемлек)

Республикабызның керәшеннәр күпләп яшәүче төбәкләрендә су чумыну йоласын башкару өчен булдырылган урыннарны барладык.

19 январь православлар төп бәйрәмнәрнең берсен — Качмануны билгеләп үтә. Бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре уза, сулар аруландырыла, суга чумыну өчен бәкеләр ачыла, купельләр булдырыла. Качману көнне һәркемгә дә суга керү мәжбүри түгел. Бу эшне чиркәү дә мәҗбүриләми. Чөнки боздай суга керү организм өчен зур стресс. Моны көчле һәм сәламәт кешеләр генә башкарып чыга ала.

Качману көнне түбәндәге керәшен авылларында су чумыла алырга мөмкин булачак:

Алабуга районы:
– Черкас авылында.

Балык Бистәсе районы:
– Иванай, Алан-Полян, Казаклар Чаллысы авылларында.

Балтач районы:
– Дорга авылында.

Зәй районы:
– Иске Зәйне әйләнеп узу юлы буендагы Изге чишмә; Сарсаж-Баграж, Сәвәләй, Кабан Бастырык, Керәшен Мәлеме авылларында.

Кукмара районы:
– Село-Чура авылында.

Казан шәһәре:
–  Югары Кабан күлендә (Ферма шоссесы ягыннан «Сокол» кафесы янында һәм Борисовская 54 йорт); 
–  Федосеев урамы, 46 йорт; 
–  Савиново торак массивында 5 нче Кадыш урамы, 12 йорт.

Лениногорск районы:
– Федотовка авылының «Тәреле чишмә»дә.
– шәһәр пляжында (Булгакова урамы);

Менделеевск районы:
– Иске Гришкин һәм Сәйтәк авылларында коену була.

Мамадыш районы:
– шәһәрнең «Яшьлек» скверы янында Нократ елгасында, «Изге касә»дә («Святая Чаша»); Юкәче, Җөри, Владимир, Чия Башы (Никифорово) авылларында.

Питрәч районы:
– Керәшен Сәрдәсе, Кәвәл авылларында.

Сарман районы: 
– Ләке авылында.

Саба районы:
– Кырбаш авылында.

Тукай районы:
– Мәләкәс авылында «Яшелчә» елгасында.

Түбән Кама районы:
– Балчыклы (Арбуз чишмәсе янындагы купель), Келәте авылларында; Красный Ключ поселогында «Изге чишмә»дә (купельдә).

Теләче районы:
– Субаш, Карабаян (Колбагыш) авылларында.

Чистай районы:
– Кама елгасы яры буенда.

Яңа Чишмә районы:
– Ленино авылында купельдә.

Яр Чаллы шәһәре:
– Серафим Саровский храмы янында Мәләкәс елгасында.

Яшел Үзән районы:
– «Раифский источник» территориясендә.

Әлмәт районы:
– Шәһәр пляжында.
– Кәләй, Аппакова авылында.

Фото: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев