Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кабан Бастырык чишмәләре

Чишмәләр төрле була, кайберләре җир астыннан ургылып чыга, икенчеләре тау-ташлар арасыннан агып чыгып, инешләргә кушыла.

Зәй районының Кабан Бастырык авылы да чишмәләргә бай. Чишмәләр – табигать матурлыгы.

Биредә бер-берсеннән ерак түгел, 100 метрлап кына арада утырган ике чишмә бар. Халык аның берсен Бәләкәй чишмә дип атап йөрткән. Аның янәшәсендә генә Олы чишмә дә бар. Бәләкәй чишмә кабанбастрыклылар көче белән, ә олы чишмә район программасына кертеп төзекләндерелде.

Бәләкәй чишмәгә авылдашлары Николай Сидоров чишмәне тирәнәйтеп, бура утыртып куя. Кызганыч, Николай арабызда юк инде (аны авылдашлары Никола, дип йөрткән). Николаның истәлеге булыр дип, авылдашлары бәләкәй чишмәгә “Никола чишмәсе” дигән исем биргән.  

Ә олы чишмә янында халык утырып ял итә торган беседка ясап куйганнар, Качмануда су коенырлык урын да эшләгәннәр. Хәзер авылларда һәр өйгә газ, су кергән. Әмма, барыбер, кизләүдән су алучылар күп. Чишмәләрне саклап, чистартып торсаң гына яши. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Бүгенге көндә Кабан Бастырыкның әлеге чишмәләре ерактан ук балкып тора.

 

 

Фрида Вәлитова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев