Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Кабан-Бастрыктан Ульяна Тихонова: «Кайгысы да, ачлыгы да, җиңү шатлыгы да уртак булды»

Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт беркемне дә читләтеп үтмәгән. Кабан-Бастрык авылында яшәүче Ульяна апа Тихонованың да балачагын сугыш урлаган.

Ульяна Ивановна 1932 елның 20 мартында Апач авылында туа. Сугыш башланганда бала гына булса да, яшьтәшләре белән авыр тормыш арбасына җигелергә туры килә.

«Барыбызның да язмышы бер төрле булды. Авырлыгы да, кайгысы да, ачлыгы да, җиңү шатлыгы да уртак булды», — дип сөйли Ульяна Ивановна.

Ул ындыр табагында эшли, молотилкага көлтә тыгып тора.

«Әти тегермәнче булып эшләде. Ул сугышка киткәндә мичкәләрдә оннар бар иде, алардан әни белән ипи пешереп, аны киптереп, сугышчыларга озаттык. Сугыш беткән хәбәрне ишеткәндә әни белән урманнан утын төяп кайтып килә идек. Авылга кайтып җиткәндә шау-гөр килгән тавыш... Ни булган икән дип, арбабызны өстерәп, йөгерә-йөгерә авылга килеп кердек. Безгә каршы йөгерәләр, сугыш беткән дигән хәбәрне тиз генә аңламыйча авылдашлар кочагында калдык. Урам тулып кайсы бии, кайсы елый, кайсы көлә», — дип хәтерендә яңарта Ульяна түти.

Соңыннан илне торгызуда хезмәт куярга туры килә үзенә. Вербовка белән траншея казырга, урман кисәргә йөри. Менә шунда Кабан-Бастрык егете белән танышып тормыш коралар. Алар биш балага гомер биреп үстерделәр. Бүгенге көндә Ульяна апа кызы Клавдия тәрбиясендә матур гомер итә.

Шушы көннәрдә тыл ветераны янында Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков, мәдәният хезмәткәрләре булып, Ульяна апага Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырдылар.

Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев