«Изге гамәлдән беркем дә читтә калмый»: Югары Чураның Изге Троица чиркәвендә ремонт эшләре дәвам итә
Изге Троица чиркәве настоятеле иерей Рафаил (Федоров) сүзләренә караганда, чиркәүнең тарихы 1864–1866 елларга барып тоташа. Нигез салынганнан бирле бер тапкыр да яңартылмаган иман йорты бүген үзгәреш кичерә.
Югары Чура авылының 1996 елда төзелгән Изге Троица чиркәвендә капиталь ремонт эшләре башланды.
– Чиркәү 1917 елга кадәр халыкка игелекле хезмәт иткән. Әмма дин кысрыкланган болгавыр елларда аны япканнар. Бинасын мәктәп, клуб, интернат буларак файдаланганнар. 1993 елда ул яңадан үз асылына кайтарылып, биредә кабат келәүләр үткәрелә башлаган. 1996 елда исә иске агач бина урынына хәзерге чиркәү төзелгән, – дип сөйли Изге Троица чиркәве настоятеле иерей Рафаил (Федоров).

Шул вакыттан бирле чиркәүдә капиталь ремонт үткәрелмәгән. Вакыт узу белән бина искергән: түбәсеннән су үтә башлаган, агач конструкцияләрнең кайбер урыннары черегән. 2023–2024 елларда биредә төзекләндерү эшләре башланып китә. Башта чиркәүнең түбәсе алыштырыла. Әмма эш барышында бинаның башка өлешләренә дә җитди ремонт кирәклеге ачыклана. Шуңа күрә быел, Качману бәйрәменнән соң, чиркәүдә демонтаж эшләренә алынганнар.
– Бүгенге көндә район башлыгы Сергей Димитриев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Андреев, җирлек башлыгы Айрат Галимуллиннарның теләктәшлеге белән чиркәүдә эчке ремонт эшләре бара. Бу изге гамәлдән беркем дә читтә калмады: «Вахитов», «Восток» җәмгыятьләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр иганәчелек ярдәме күрсәтә. Җирлек халкына да зур рәхмәт – бик теләп булышалар, – ди иерей Рафаил.
Ремонт эшләре барышында чиркәү тулысынча яңарыш кичерәчәк: стена һәм түшәмнәр ясала, идәннәр җылытыла торган итеп эшләнәчәк, бинага җылылык, ут һәм су кертеләчәк. Төзекләндерү эшләрен Алексей Игушин җитәкчелегендәге җирлекнең оста куллы егетләре башкара. Аның ремонт өлкәсендә эшли башлавына инде егерме ике ел.
– Егерме яшемнән бирле төзелеш эшләрендә йөрим. Башта ярдәмче идем, тора-бара дүрт кешедән торган үз бригадамны булдырдым. Хәзер дә чират көтеп торган объектларыбыз бар. Әмма чиркәү матур булсын, яңарсын дип, бу изге эшне беренче урынга куябыз. Түбәсен дә без япкан идек. Узган ел аш-су йортында эчке эшләр башкардык. Быел менә биредә демонтаж ясыйбыз. Мондый эшне акча өчен генә башкарып булмый, – дип әйтә Алексей Игушин.
Хәзерге вакытта службалар ике катлы аш-су йортында үткәрелә. Киләчәктә әлеге бинаның беренче катында эш кабинеты, китапханә һәм аш бүлмәсе урнашачак. Икенче катында исә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен кунак бүлмәләре, шулай ук балалар белән шөгыльләнергә уку бүлмәсе булачак.
– Чиркәүнең авыл тормышында әһәмияте бик зур. Елдан-ел келәүгә килүчеләр саны арта, балалар һәм яшьләр дә дингә тартыла. Шуңа күрә алга таба безгә аш бүлмәсе, уку класслары кебек өстәмә урыннарны да булдыру мөһим, – дип билгеләп үтте иерей Рафаил.
Фотолар автордан: Ризилә Корбанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев