Иванайдан Владислав Егоров - умартачы, агач остасы, эретеп ябыштыручы
Балык Бистәсе районының Иванай авылында күп һөнәрләргә ия булган алтын куллы егет яши.
Раиса һәм Валентин Егоровлар гаиләсен Иванайда гына түгел, тирә-як авылларда, шәһәрләрдә дә беләләр. Дөресрәге, уллары Владиславны. Кирпечтән төзелгән өр-яңа йорт янына килеп туктауга, безне көр тавышлы Рая түти матур җырулары белән каршы алды.
«Шушы авылда тудым, шунда кияүгә чыктым, шунда ике балабызны үстердек. Икенче балам Владислав вакытыннан алда, бик кечкенә булып туды. Аны саклап калу өчен бар тырышлыгымны куйдым. Тик колагы ишетми торган булды. Төшенкелеккә бирелмәде, Ходайның биргәненә шөкер, үсеп җитте, күпләр сокланырлык оста ул хәзер. Һөнәрләре бик күп: умартачы, агач остасы, эретеп ябыштыручы. Аның тырышлыгы белән, алты ай эчендә өй җиткезеп кердек»,— диде Раиса Егорова.
Владислав белән сөйләшү шундый рәхәт, аның мөлаем йөзеннән, йомшак тавышыннан ниндидер җылылык бөркелә. Ишетү аппараты булгач, әйбәт ишетә.
«Эшсез тора алмыйм, эч поша башлый. Тизрәк кулыма агач алам. Агач эшенә осталык нәселдән киләдер. Әтинең бабасы Иван бизәкләп сандыклар, матур шкафлар ясаган. Иң беренче итеп, мәктәптә укыганда хезмәт дәресендә урындык ясадым. Хәзер ясамаган нәрсә калмагандыр инде (көлә). Әле бит умарталар да бар. Үземне башка авылларга эшкә чакырганда, умарталар әтигә кала», — диде Владислав.
Йортлар төзегәндә кирпечләрне тигез итеп сала, эретеп-ябыштыру кирәк булган җирдә сварка белән төгәл эш итә белсә дә, Владиславның иң яраткан материалы – агач. Әлеге эшенең барлык нечкәлекләрен үзләштергән Владислав, акрынлап, урындыклар һәм өстәлләр ясый башлый. Аның урындыкларын авылдашлары да ошатып алалар. Матур сырлар белән бизәп ясалган өстәлләр, урындыклар күрше-тирәдәге авылларга да тарала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев