Иванайдан Порфирьевлар – һәркемгә үрнәк, хезмәт сөюче гаилә
Балык Бистәсенең Иванай авылында яшәүче Михаил дәдәй белән Федосия түти 55 елдан артык тормыш авырлыкларын җиңеп, тату гына яшиләр.
“Гомер тиз үтә, олыгайганыбызны сизми дә калганбыз, Җиде класс тәмамлагач, эшкә тотындым. Башта атта йөреп, аннары прицепщик булып эшләдем. 1966 елда тракторга утырдым һәм шуннан башлап, лаеклы ялга чыкканчы, тракторчы булдым. Җәен, кышын гел кырда, чәчү дә, уңыш җыю да безнең өстә иде,” – ди Михаил дәдәй.
Михаил дәдәй ике тапкыр коммунистик хезмәт ударнигы булган, бик күп Мактау кәгазьләре һәм башка бүләкләр алган.
“Агачтан өстәл-урындыклар да ясадым мин. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” – дип, чүнниктә булышып йөргәнен дә искә төшереп үтте хезмәт ветераны.
Михаил дәдәй үзенең хезмәте белән авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән. Федосия түти исә балаларын тәрбияләүдә, йорт эшләрендә һәрвакыт Михаил дәдәйгә терәк.
“Мин 31 ел фермада сыер саудым. Кул белән, көненә 3әр тапкыр сава, 60-65 фляга юа торган идек. Печәнен дә җыйдык, чөгендер-бәрәңге дә үстердек, себерке дә җыйдык. Аллага шөкер, хәзер тормышлар яхшы, Алладан саулык кына сорыйбыз. Өч бала үстердек, тормышлары әйбәт, кайтып-китеп йөриләр. Бергә булганда, барлык кыенлыкларны да җиңәргә мөмкин” , – ди Федосия түти, ихласлык белән.
Зур тормыш тәҗрибәсенә ия Порфирьевлар балаларын да хезмәткә өйрәткәннәр. Алар гаиләсендә һәр бәйрәм күңел күтәренкелеге белән үтә. Гаилә традицияләре, бер-берсенә ярдәм итү – алар тормышының төп кыйммәте. Порфирьевлар гаиләсе үз йола-гадәтләребезне саклап, динебезне хөрмәт итеп яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев