Иванайдан Порфирьевлар гомерләрен хуҗалыкта эшләүгә багышлаганнар
Балык Бистәсенең Иванай авылында яшәүче Федосия һәм Михаил Порфирьевлар 55 елдан артык тормыш авырлыкларын җиңеп, тату гына яшиләр.
78 яшькә якынлашып килүче Михаил Сергеевичка балачактан ук күпне кичерергә туры килгән. Авылда башлангыч классларны тәмамлаганнан соң, укуын Котлы-Бөкәш мәктәбендә дәвам иткән. Мәктәп укучылары укырга юл уңаендагы трактор арбаларында, чаналарда йөргәннәр. Ә җәйге каникулларда колхоз кырларында һәм фермаларында эшләгәннәр, өлкәннәргә ярдәм иткәннәр. Сугыштан соңгы авыр еллар балалар өчен дә җиңел булмаган. Ул да бик иртә авыр физик хезмәтне таныган. Кечкенә булуына карамастан, ул атны җиккән, кырдан салам һәм печән ташыган. Ә кыш көннәрендә терлекчелектә хезмәт куйган.
«1966 елда тракторга утырдым һәм шуннан башлап, лаеклы ялга чыкканчы, тракторчы булдым. Җәен, кышын гел кырда, чәчү дә, уңыш җыю да безнең өстә иде», – дип искә ала Михаил дәдәй.
Үзенең булачак хатыны Федосияне ул авыл клубында күреп алган. Алар гаилә корганнар һәм колхозда эшләүләрен дәвам иткәннәр. Михаил дәдәй үзенең хезмәте белән авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән. Федосия түти исә балаларын тәрбияләүдә, йорт эшләрендә һәрвакыт Михаил дәдәйгә терәк.
Федосия Порфирьева 31 ел фермада сыер сава.
“Кул белән, көненә 3әр тапкыр сава, 60-65 фляга юа торган идек. Печәнен дә җыйдык, чөгендер-бәрәңге дә үстердек, себерке дә җыйдык. Аллага шөкер, хәзер тормышлар яхшы, Алладан саулык кына сорыйбыз. Өч бала үстердек, тормышлары әйбәт, кайтып-китеп йөриләр. Бергә булганда, барлык кыенлыкларны да җиңәргә мөмкин” , – дип әйтә Федосия түти.
Порфирьевлар балаларын да хезмәткә өйрәткәннәр. Алар гаиләсендә һәр бәйрәм күңел күтәренкелеге белән үтә. Порфирьевлар гаиләсе үз йола-гадәтләребезне саклап, динебезне хөрмәт итеп яши.
Фото: Фрида Вәлитова
* * *
Бүген Иванай авылында 72 хуҗалык исәпләнә. Халык саны 162. Шуларның 70е — хезмәткә яраклы, 62се — пенсия яшендәгеләр. Дистәләгән гаилә 10-12 баш мөгезле эре терлек асрый. Савым сыерлар асраучылар саны да арта. Авылда аларның саны 52. Иң сөенечлесе — кечкенә авылның киләчәге өметсез түгел. Узган ел ике бала туган. Тормыш өчен уңайлы шартлар тудырылган. Юллар ел әйләнәсе чистартыла һәм тәртипкә китерелә. Монда клуб, фельдшерлык пункты һәм ике кибет эшли, чиркәү бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев