Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Иванайдан күп мал асраучы Волковлар: «Ничек өлгерүебез турында үзебез дә аңлап бетермибез»

Кем белән генә сөйләшсәң дә, Иванай халкының тырышлыгына күбрәк инанасың. Авылда мал асрамаучы юк диярлек.Шундыйларның берсе - Нина һәм Сергей Волковлар.

Нина һәм Сергей Волковларга Иванайда 43 ел иңне-иңгә гомер итәләр. Нина түти – Казаклар Чаллысыннан, ире Серегй – Иванайдан. Авылдан читкә китәргә уйларында да булмый.

«Авыл клубында танышып, берәр ай очрашып йөрдек тә, өйләнештек. Яхшы тормыш өчен бөтен әйберебез дә бар. Хуҗалыкны үз көчебез белән күтәрдек. Бергә яши башлаганнан бирле, мал асрап гомер итәбез. Дүрт бала үстердек, ничек өлгерүебез турында үзебез дә аңлап бетермибез. Иң мөһиме, малларны яратырга, күңел биреп эшләргә кирәк. Шәһәргә китү турында уйламадык, балалар да бәләкәйдән үк булышты. Кызлар кайткач, ризык әзерләү тулысы белән алар өстендә. Улларыбызның берсе — махсус хәрби оперциядә, хәбәрләшеп торабыз. Исән-сау булыйк, яшәргә — гаилә белән сезнең яныгызга, төп йортка кайтырбыз». Олы улыбыз да гаиләсе белән авылда яши. Әле яңа гына өй җиткезеп керделәр, өч бала үстерәләр», — диде Нина түти.

Аның сүзләренә Сергей дәдәй дә кушылды:

«Тормышыбыз әйбәт, йортны да үзебез җиткездек, юллар да бар. Малын асраса, җирен эшкәртсә, яшьләргә дә рәхәтләнеп яшәргә була авылда. Сөтнең дә литрын 40 сумнан тапшырабыз. Өй түреннән килеп алалар, аппарат белән савабыз. 45 баш умарта да бар әле безнең».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев