Иванайда авыл халкы Качману бәйрәменә җыелды - фото
«Туганайлар» редакциясе хезмәткәрләре Балык Бистәсе районындагы Иванай авылының престол бәйрәмендә - Качмануда булды.
19 январь көнне иртән-иртүк редакция хезмәткәрләре Фрида Вәлитова, Алина Кондратьева, Алиса Әхмәтшина Балык Бистәсе ягына юл тоттык.
Иванайда Качмануда чишмәдә су чумылу йоласын башкаралар. Быел да Качмануга каршы төндә Александр Невский исемендәге чишмә тирәсен кардан чистартып, киңәйткәннәр, купельны да җайлаштырганнар. Кыскасы, изге йоланы башкарыр өчен барлык шартларны тудырганнар.
Келәү иртәнге 8дә башланып, 10га кадәр дәвам итте. Чиркәүгә халык күп җыелды. Тирә-күрше авыллардан, Түбән Кама, Зәй районнарыннан килүчеләр дә шактый иде.
Келәүдән соң, чиркәүдән купельле чишмәгә кадәр Тәре йөреше узды. Купельгә керүчеләр дә булды, су алучыларның күплеге!
Чишмә янында гына халык өчен кайнар чәй белән өстәл дә әзерләнгән иде.
Аруландырган суның шифасы турында, Иванай чиркәве настоятеле Илия әтей дә сөйләп үтте.
«Барыгызга да иминлек, тынычлык телим. Саулык булсын. Бәйрәм-йолаларыбыз онытылмасын. Бердәм булыйк, карендәшләр», – дип теләкләрен белдерде.
Авыл халкы да Качману суының файдасына нык ышанып сөйләделәр. Хәтта бер бала: "чиркәүгә дә кердем, келәүне дә тыңладым, аруландырган суны да эчәм. Чөнки чирләп торам, ә иманнар һәм су миңа тизрәк терелергә ярдәм итә", диде.
Иванай авылы халкы бик тырыш, авыл тормышы өчен җан аталар. Чиркәүне дә, купельне дә үз тырышлыклары белән булдырганнар. Бүгенге бәйрәмдә Казандагы Татарстан митрополиты Кирилл исеменнән авылдашлары Иван һәм Николай Токрановларга чиркәү тормышына зур өлешлэрен керткән өчен бүләк тә тапшыралачагын әйтеп үтте Илия әтей.
"Аны Казанда митрополит узе зурлап тапшырачак! Аларга исәнлек-саулык, тормышларында зур унышлар теләп калабыз!Ходай саулык бирсен аларга!" - диде ул.
Качману бәйрәме һәм Иванай авылы турында язмаларны газетабызның киләсе саннарында укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев