Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иванай егете батырлыклар күрсәтә

Балык Бистәсе районының Иванай авылы егете, махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан офицер Николай Кириллов белән очрашканнар.

Николай Иванай авылында туып үскән. Казан педагогия институтын тәмамлагач, хәрби хезмәткә алынган. Әзерлекле һәм физик яктан көчле яшь егет Чечня чигендәге 56нчы Һава-десант гаскәрләре бригадасында хәрби чыныгу алган.

«Дөресен әйткәндә,  Николай Кирилловның махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары турында моңа кадәр дә ишетергә туры килде. Безгә аның үзе белән очрашу бәхете елмайды», – дип яздылар «Авыл офыклары» газетасы сайтында.

Кайткач, туган мәктәбендә балалар укыткан. Отпуск вакытында, Казанда үзенең классташы Зоя белән очрашкан. Алар берничә ай очрашканнан соң, өйләнешкәннәр. Туй үткәреп, Казанда төпләнгәннәр, чөнки хатыны аспирантурада укыган. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткәнен белгәч, Николайны "Росинкассатор"га эшкә чакырганнар. Кызыклы һәм шул ук вакытта куркыныч эшен ул беренче көннән үк җан-тәне белән яратып башкарган. Үз  бурычын намус белән үтәгән Николайга офицер-лейтенант званиесе бирелгән.

2022 елның 24 сентябрендә аны мобилизация буенча хәрби операция зонасына хезмәткә чакырганнар. Казан танк училищесының хәрби полигонында берничә ай әзерлек узганнан соң, декабрь аенда ул артиллерия частында сугышчан юлын башлый. Бераздан, хезмәтен штурм ротасында дәвам итә. Соңгы бәрелешләрнең берсендә, үз гомерен куркыныч астына куеп, ул иптәшен сугыш кырыннан алып чыга, үзе дә яралана. Барлык кыенлыкларга һәм сынауларга карамастан, карендәшебез – сафта, батырлык белән алга бара.

Аның әти-әнисе, хезмәт ветераннары Александр Сергеевич һәм Александра Федоровна, улларының һәм барлык егетләрнең исән-сау тыныч тормышка әйләнеп кайтулары өчен көнен дә, төнен дә иман укып, теләк телиләр.

 Фото: Сельские горизонты

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев