Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иван Егоров: «Тарихыбызны кадерләп, йола-гадәтләребезне саклап, киләчәктә дә үз ыруыбызны яшәтү өчен тырышабыз»

Татарстан республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров Яңа ел һәм Рождество белән котлый.

Хөрмәтле карендәшләр, «Туганайлар»ны укучы кадерле дуслар!

Сезне якынлашып килгән 2026 ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән котлыйм!

Технология алга киткән, сәяси аренада Россия үзен көчле ил буларак таныткан зур үзгәрешләр чорында яшибез. Илнең куәте, көче барлык халыкларның бердәмлегенә, татулыгына бәйле. Шуңа да илебез Президенты киләсе 2026 елны Россия халыкларының бердәмлеге елы, дип игълан итте. Шул ук вакытта, милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында Президент Владимир Путин искәрткәнчә, Россия дәүләт сәясәтенең нигезе — барлык халыкларның да үзенчәлеген, төрлелеген саклауда. Һәр халык үзенең культурасын, тарихын белсен, туган телен алга таба да яшәтсен өчен, илебездә тиешле мөмкинлекләр тудырылган. 

Без, керәшеннәр дә, борынгыдан килгән тарихыбызны кадерләп, йола-гадәтләребезне саклап, бәйрәмнәребезне яңартып, киләчәктә дә үз ыруыбызны яшәтү өчен тырышабыз. Республикабыздагы Питрау бәйрәменең соңгы елларда инде Россиякүләм зур җыенга әйләнүе дә шул хакта сөйли. «Туым жондозы»ннан башланган иҗат юллары яшь талантларны «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле канаты астына җыеп, зур сәнгатькә илтә. Авылларда, шәһәрләрдә керәшен җыруларын яшәтүче дистәләрчә фольклор ансамбльләре эшли.

Культураның игътибар үзәгендә булуы белән беррәттән, хәзерге вакытта җәмгыятебездә патриотлык хисенең дә артуы күзәтелә. Һәркем уртак Ватанга файда китерергә омтыла. Бу, бигрәк тә, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүдә ачык күренә. Өлкәннәр, яшьләр, эшләүчеләр — барысы да илебезнең бөтенлеге саклансын, хәрби зонадагылар тизрәк тынычлык урнаштырып, туган якка исән-сау кайтсын өчен, гуманитар ярдәмгә үзеннән өлеш кертә. Илебез иминлегенә куркыныч янаганда, халык һәрвакыт бер йодрыктай бердәм булган. Махсус операциядәге карендәшләребез, якташларыбыз, барлык ир-егетләр — Ватаныбыз иминлеге сагында. Яңа 2026 елыбызны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан итүе — батыр ир-егетләргә халык хөрмәте, гади хезмәт ияләрен данлау ул. 

2026 елда да үз асылыбызны саклап, кече ватаныбызның, зур илебезнең чын патриотлары булып яшик! Гаиләләребез бөтен, барыбыз да исән-сау, табыннар мул, дөньялар тыныч булсын!

Иван ЕГОРОВ,
Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев