Юлия Губина: «Төп миссиягә тугры булырбыз»
«Туганайлар» газетасының баш редакторы-җитәкчесе Юлия Губина, 2025 елга нәтиҗә ясап, якынлашып килүче Яңа ел белән котлый.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
2025 елны да тарихка теркәр вакыт җитте. «Туганайлар» редакциясе өчен бу ел вакыйгаларга бай һәм тотрыклы булды.
Иң куанычлысы — интернет никадәр алга китсә дә газета укучылар кимеми. Салмак кына башланган подписка чоры, ахырдан яхшы нәтиҗә күрсәтә. Нинди генә хәлләр булса да, «мин — керәшен, мин «Туганайлар»ны алырга тиешмен», «газета керәшеннең үзенә кирәкмәсә, тагын кемгә кирәк булыр», «бу — минем бурыч» дигән сүзләр белән, «Туганайлар»га һәрвакыт тугры булган карендәшләребезгә мең рәхмәт! Газетабыз Татарстанның утыздан артык районында, шулай ук, Башкортстан, Удмуртия республикаларында, Красноярск краенда, Мәскәү, Самара өлкәләрендә тарала.
Быел да без Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгыннан махсус грантлар отып, Ватанны ярату, патриотик тәрбия һәм гаилә кыйммәтләре турында язмалар әзерләдек.
Редакциядә 6 хезмәткәр эшли. Алар барлык районнар, төбәкләр белән тыгыз элемтәдә торып, командировкаларга чыгып, газетаның һәр санын кызыклы, файдалы, кирәкле итеп чыгару өчен тырышалар. Газетабызның беренче бите, эчтәлеге һәм бизәлеше буенча, барлык филиаллар арасында беренче 10лыкка керде.
«Туганайлар» — газета гына түгел, ә көндәлек яңалыкларны чыгарып бара торган сайт, 80 меңнән артык подписчигы булган социаль челтәрләр һәм, боларга өстәп, үз проектларын булдырган медиа. Безнең ВКонтакте социаль челтәрендәге группабыз — керәшен дөньясыннан «Роскомнадзор»да бердәнбер официаль статусы булган группа. Видеолар әзерләү буенча, барлык филиаллар арасында без — 3нче урында, барлыгы 7 миллионга якын каралу җыйды алар. Ә бит, карендәшләр, титрлар белән бер минутлык видео монтажлау өчен якынча 2 сәгать вакыт кирәк. «Керәшенчә марафон», «Медиа-Питрау» проектларыбыз да киң танылу алды. Болар барысы да — кечкенә генә редакциябез хезмәт җимеше.
Газетага язылучыларыбыз һәм социаль челтәрләрдәге подписчикларыбыз, сез безгә ныклы этәргеч, мотивация бирәсез. Бу — редакция башкарган эшнең мөһимлеген һәм кирәклеген раслый. Керәшеннәрнең бердәнбер газетасы әле яши һәм киләчәктә дә яшәр дигән өмет уята. Подписка чорында, проектлар вакытында редакциябезгә матди һәм рухи ярдәм иткән дусларыбызга тау итеп, саулык телибез!
Киләсе 2026 ел — илебездә — Халыклар бердәмлеге, Татарстанда — Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Шул уңайдан, халкыбызның батыр уллары, үрнәк гаиләләр һәм йола-гадәтләребез темасына махсус проектлар әзерләдек. «Туганайлар» газетасы алга таба да үзенең төп миссиясен төгәл үтәр. Ә сез, керәшен җанлы тугры укучыларыбыз, безгә бу эштә теләктәшлек итәрсез дип ышанабыз.
Сезнең белән, кадерле укучыларыбыз һәм «Туганайлар» редакциясе командасы белән ихлас горурланам! Яңа елда һәр гаиләгә ныклы саулык, бәхет һәм күкләр тынычлыгы теләп, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Туганайлар» газетасы редакциясе» баш редакторы-җитәкчесе
Юлия ГУБИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев