Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Юкәчедән Нина Сәмигуллина: «Җӱкяче»нең элгәреге хатын-кызлары кигәнгә охшашлы үз сәхнә костюмы булачак»

Нина СӘМИГУЛЛИНА, Мамадыш рйонының Юкәче клубы җитәкчесе Казанда, керәшен киемнәре буенча узгаен семинарда катнашты. Ул анда үз планнары белән дә уртаклашты.

— Бу авыл клубында июньнең 20сеннән эшли башладым. Идеяләрем күп. Юкәчедә оештырылачак фольклор ансамбльнең исеме «Җӱкяче» булачак. Авылда гармунчылар да бар, әз генә ялындыралар.

«Җӱкяче»нең шушы авылның элгәреге хатын-кызлары кигәнгә охшашлы үз сәхнә костюмы булачак, репертуарда — үз көйләре дә. Зина түтей Смирнова белән сөйләштек инде, ул авылның үз җыруы булганын әйтте, тик әле көен генә искә төшерә алмады әле.

Юкәче мәктәбендә белем алучы 5нче-9нчы класс балаларыннан ансамбль оештырдым инде, әлегә исеме юк. Балалар бик тиз өйрәнә. Алар инде халык уен коралларында керәшен көйләренә тезмә уйныйлар. 

«Керәшеннәрнең милли традицион киеме. Этнографик материаллар белән эшләү алымы» дигән темага фәнни-гамәли семинарына керәшен традицион костюмын күреп, аның үзенчәлекләрен өйрәнеп, авылда оештырылачак зурлар ансамбленә дә, балаларның уен кораллары ансамбленә дә сәхнә киеме тектерү өчен яңа мәгълүмат алып кайтырмын дигән максат белән килдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев