Мамадыш районының Юкәче авылында язып алынга н җыру.
Кода сыйлау..
Қыраклый тавык қыраклый
Әллә карчыгалар килгәнме.
Бик ямьле тавыш ишетелә
Әллә кодаларыбыз килгәнме.
Алтын булып агыйммы,
Көмеш булып тамыйммы.
Сез кодалар каршысында
Шәмнәр булып җаныйммы
Өстәл өскәйләренә ни килешә
Күтәрепкәй суккан ашъяулык.
Никләр ашамыйсыз, ник эчмисез,
Сезнең өчен пешергән ашамлык.
Өй ди түрләрендә и сатыгыз
Сатыгызга җибәргән атыгыз.
Килгәннәрдән бирле карап торам
Әүлияләр икән затыгыз
Нет комментариев