Югары Шүрнәктә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачылды
22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Алабуга районындагы Югары Шүрнәктә ачылган бу һәйкәл янында, шулай ук, безнең заманабыз батыры – махус хәрби операциядә һәлак булган Всеволод Такмашовка багышланган стенд та урын алган.
Тантанада ясаган чыгышында, Олы Шурнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников һәйкәл төзү идеясен күтәреп алган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде һәм тарихи хәтерне саклауның әһәмияте зур икәнен әйтеп үтте.
– Олы Шүрнәк авыл җирлегенә 4 авыл керә: Олы Шүрнәк, Югары Шүрнәк, Үмәк, Красная Горька. Олы Шүрнәктә һәйкәл бар. 10 май көнне Үмәктә дә Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә стенд ачкан идек. Югары Шүрнәк авылындагы бу һәйкәлне төзү өчен акча халыктан җыелды. Тирә-юне үзара салым акчасына төзекләндерелде. Владислав Куницын, Валентин һәм Юрий Колчиннар кебек киң күңелле спонсорлар да ярдәм итте. Шушы эшнең инициатив группасындагы Роза Долгова, Галина Епанешникова, Зинаида Колчина һәм Галина Колчина – һәйкәлгә язылган авылдашлар исемлеген барладылар, халыктан җыелган акчаны туплап, барлап бардылар, – дип сөйләде Николай Иванович.
Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Мерзон үз чыгышында бу һәйкәл төзелешендә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.
– 84 ел элек, нәкъ шушы көндә, безнең илгә фашистлар бәреп керде. Һәркемнең үз планнары, хыяллары булгандыр, ләкин сугыш барысын үзгәртте, халыкны уртак максат берләштерде. Бу һәйкәлгә сезнең авылыгыздан сугышка алынып, Ватанны саклаган 110 кешенең исеме язылган. Аларның 70е әйләнеп кайтмады. Бүген бу хәтерне саклау бик мөһим. Безнең ил яңадан куркыныч алдында тора, хәзер безгә бердәмлек кирәк, – дип, халык игътибарын мөһим мәсьәләгә юнәлтте ул.
Алабуга ветераннар советы вәкиле Павел Карманов үз гаилә тарихы белән уртаклашты:
– Бу стендтагы исемлеккә язылган 110 кешенең 8е Карманов фамилиясен йөртә, шулай ук, безнең туганнарыбыз – Долговлар да. Минем әтием тыл хезмәтчәне иде – сугыш башланганда аңа нибары 12 яшь булган, ә 15 яшендә ул тырыш хезмәте өчен медаль алган. Бу һәйкәл – безнең хәтернең дәлиле. Яныннан узганда, безгә тыныч күк биргәннәргә баш иегез, – дип сөйләде ул.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений Рыбаков та бу чарага килгән иде. Ул Ватанны сакларга кирәклеген, балаларга чын тарихыбызны аңлатырга, өйрәтергә кирәк булуын искәртте.
Һәйкәлне ачу хокукы Елена Мерзон, Николай Мельниковка һәм махсус хәрби операция батыры Всеволод Такмашовның әтисе Анатолий Такмашовка бирелде. Җыелган халык һәйкәлгә чәчәкләр салды. Бу һәйкәл – гади истәлек кенә түгел, ә сугышта катнашкан бабайларыбызның һәм хәзерге Ватан сакчыларының батырлыгы символы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев