Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Югары Кондратада чиркәү төзекләндерелә, үлеләр өсте карап торыла

Чистай районының Югары Кондрата халкы исәннәрнең — кадерен, үлеләрнең каберен белеп яши.

Югары Кондратада авыл тормышы өчен кирәкле эшләр һәрчак күз уңында тотыла. Безнең Югары Кондрата кешеләренә уртак эшне бердәмлек белән, тиз арада башкару хас.

Бу юлы сүзем — авылыбыз уртасындагы чиркәү турында. Менә инде берничә ел рәттән, чиркәүне яңарту, төзекләндерү буенча эш бара: түбәсен ремонтлау, аны буяу, чиркәү тирәсен койма белән әйләндереп алу…

Ә быел чиркәүнең тәрәзәләрен алыштырдык. Эшне, авыл халкы белән киңәшләшеп, акча җыюдан башладык. Һәркем үз хәленнән килгән кадәр ярдәм кулын сузды. Кем күпме акча биргән — тиененә кадәр исәпкә алып, исемлеге авыл төркеменә куелып барды. Акча җыюны, бик дөрес һәм төгәл итеп, Вера Турганова оештырды. Менә ничә еллар инде Вера Алексеевна чиркәүне карап, кирәк-ярагын кайгыртып тора. 

Читтәге авылдашларыбыз да бу эшкә бик теләп кушылды. Тәрәзәләрне яңаларына алмаштырып куйганнан соң да, эше аз булмады: җыештырасы, юасы, чиркәү тирәсен чистартасы... Анысында да авылдашлар, «мондый изге эштә катнашуның савабы үзебезгә» дип, бик теләп булыштылар. Әле алга таба чиркәү эчендә косметик ремонт ясыйсы да бар. Тагын бар авылыбыз белән акча җыя алсак, ул эшне дә башкарып чыгар идек.

Чиркәүнең тирә-ягын чиста итеп тоту, матур итеп чәчәкләр үстерү өчен дә аз вакыт китми. Киңәшләшеп, сөйләшенеп, түтәлләрнең чүбен утау, чәчәкләргә су сибүне чиратлашып эшләргә булдык. Көн дә икешәр кеше килеп, бу эшне җиренә җиткереп үти. Нәтиҗәсе күз алдында — чиркәү тирәсе бик чиста, бик матур. 

Шулай ук, үлеләр өстен дә (безнең якта зират дип түгел, ә үлеләр өсте дип сөйлиләр) онытмый халык. Анысында күбрәк яшьләр эшли. Аларны оештырып, башлап йөрүче — Казанда яшәүче авылдашыбыз Василий Синаев. Алар үзләре аерым төркем-группа оештырып, акча җыеп, барысын бергә эшлиләр.

Яшьләр җыелышып, үлеләр өстендәге картайган агачларны, артык куакларны кисеп, тарктор йөгенә төяп, түктеләр. Янәшәсендә — беседка, туалет куйдылар. Әле планнарында тагын да бер беседка урнаштыру. Боларның барысы да бик кирәк. Читтә яшәүчеләр дә үлеләр өстенә кайткач, шул беседкаларда ял итеп китә алалар. 

Безнең бу чиркәү — Алла Анасының Казан тәресе исемен йөртә. Чиркәүне төзүдә үзеннән бәяләп бетергесез зур көч куючы — безнең дәдәй (иремнең дәдәсе), 1991 елдан «Заря» колхозы председателе булып эшләгән Иван Чалмаев. Авылыбыз чиркәве 1997 елда төзелеп бетте. Шул елны, 50 яшендә Иван дәдәй дә арабыздан китте... Дәдәй һәм башка авылдашларның тырышлыгы, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең ярдәме белән төзелгән чиркәүдәге келәүләргә халык күпләп йөрсен иде. 

 

Бездә бит келәүләр дә үзебезнең чиркәү-керәшен телендә үтә. Келәүне Чистайдагы керәшен чиркәве настоятеле, тымыры безнең авылга тоташкан Валерий Кузьмин уздыра. Аңа Чистай чиркәве җырчысы Тамара булыша. Кондрата чиркәвендә теләгән кешегә барлык дини йолаларны да үтәүдә ярдәм итәләр: чумылдыру, кәбен койдыру, үлене уку, тәре йөреше... Качмануда халык, су алып килеп, чиркәүдә аны аруландырып та китә.

Чиркәвебез матур, сүз дә юк. Әмма чиркәүгә келәүгә килүчеләрнең аз булуына гына борчылабыз. Югары Кондрата халкы, авыл тормышын яхшыртуда, көнкүрештә уңайлыклар тудыруда бердәм булган кебек, чиркәүдәге келәүләргә дә барысы бергә йөрер, дип өметләнәм.

Светлана ЧАЛМАЕВА.
Чистай районының Югары Кондрата авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев