Югары Баграж мәдәният йортында махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет белән очрашканнар
28 май көнне билгеләнеп үтелә торган, чик сакчылары көне дәүләтебез чикләрен саклау хезмәтендә булып кайткан, яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәрбер шәхескә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята.
Чик сакчылары көнендә, Зәй районының Югары Баграж мәдәният йортында зур кунак - СВОдан отпускага кайткан «Мультик» позывнойлы егет маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар белән очрашкан.
«Батыр егетебезне авылдашларыбыз бик җылы каршы алды. Фронтка кирәкле әйберләр, шул исәптән челтәрләр үрүдә зур өлеш кертүче волонтерларны аның килүе бик сөендерде. Алар күрешеп, аның хәлләрен белделәр, фронттагы тормыш турында сөйләштеләр.
Без барыбыз да аңа ныклы сәламәтлек, исән-сау әйләнеп кайтуын, гаилә бәхете телибез! Сугыш тизрәк бетсен, андагы егетләребез үз гаиләләре янына тыныч тормышка кайтсыннар, куанып яшәсеннәр, һәрберебезгә хәерле, озын, матур һәм тигез гомерләр насыйп булсын!», – дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Гөлия Бутакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев