Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Югары Әрнәштән Елена Савельева: «Тукымада чәчәк күрәм икән, шунда ук төшереп алам»

Мамадыш районының Югары Әрнәш (Казаклар) авылында яшәүче Савельевлар гаиләсендә булдык.

Семен Иванович та, Елена Николаевна да шушы ук авылда туып-үскәннәр. Өч бала дөньяга китергәннәр, тик берсе мәңгелеккә күчкән. Хәзерге вакытта олы уллары Казан шәһәрендә үз  гаиләсе белән, икенчесе авылда әти-әнисе янында яши. Савельевлар бик тырыш гаилә. Күп итеп мал асрыйлар: ике сыер, бозаулар, дуңгызлар, кош-кортлар.

«Тормышлар әйбәт, зарланмыйбыз. Сөтне «Елмай» сөт заводыннан килеп җыючыларга 33 сумнан тапшырабыз. Азыкны пай җирләрендә үзебез үстерәбез, икмәкне сатып алабыз», – дип сөйләп үтте Елена.

Аларның йортына кергәч үк, тәрәзәгә эленгән пәрдәләргә күз төште. Элек авылда барлык өйләрне дә чиккән тәрәзә пәрдәләре бизи иде бит. Ә Савельевлар ул матурлыкны бүген дә саклый. Ул пәрдәләргә чәчәкләрне Елена Николаевна үзе чиккән. Моның өчен күпме сабырлык, түземлек кирәк.

«Кул эшләренә яшьтән үк өйрәндем. Әнием дә бик оста чигүче иде. Бизәкләрнең бөтенесен дә үзем төшерәм.  Кешеләргә керәм дә, челтәрендә чәчәк күрәм икән, шунда ук төшереп тә алам. Кәгазьгә схемасын сызам да, кайткач чигеп тә куям. Бер минут та тик тора алмыйм, сораучыларга тәре алъяпкычлары, мендәр тышлары да чигеп бирәм. Җәен эш күп, ә кыш шуның белән үтә. Үземнең бирнәгә дип чиккән әйберләрем дә күп иде», – ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев