Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иске Тәрбиттә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча эш алып барыла

Юл хәрәкәте темасына багышланган чаралар һәрвакыт актуаль. Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы балалар бакчасында да моңа зур игътибар бирелә.

Әлеге ихтыяҗны тормыш үзе дә таләп итә. Урамнар һәм юллар балалар өчен куркынычсыз булсын өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен өйрәтү, төрле чаралар үткәрү мөһим.

Бу юнәлештә Иске Тәрбит балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү күнегүләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла.

Юл йөрү, урамда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү нәниләр төркемендә үк башлана, чөнки кече яшьтән алган белем һәм күнекмәләр генә нык була. Кечкенәләр төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүне тирә-юньдә ориентлашудан, предметларны төсе һәм формасы буенча чагыштырудан, транспорт төрләре, машиналар юлы һәм җәяүлеләр сукмагы белән таныштырудан башлыйбыз.

Уртанчылар төркемендә балалар урам, светофор сигналлары белән таныша, җиңел һәм йөк машиналарын чагыштыра, юл билгеләрен белүнең әһәмиятенә төшенә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә пространствода ориентлашуны өйрәнәләр, транспорт төрләре белән танышалар, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен булган кагыйдәләрне ныгыталар.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү әйләнә-тирә белән танышу, ябыштыру, рәсем ясау кебек шөгыльләрдә дә алып барыла, дидактик уеннар белән ныгытыла. Балалар юл хәрәкәтенә кагылышлы табышмаклар чишәргә ярата. Шөгыль вакытында алган белемнәрне ныгыту максатыннан, хәрәкәтле уеннар, максатчан йөреп кайтулар оештырыла.

Декабрь аенда мәктәптә «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча чара узган. Анда мәктәптә тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч класс укучылары катнашкан. Тәрбияче Люция Петухова «Юл кагыйдәләрен яхшы бел!» дигән темага викторина уздырган.

Чарада балалар хәрәкәтле уеннар аша юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен киңәйткән, юл йөрү билгеләре, транспорт төрләре, җәмәгать транспортында, урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча төпле белем-күнекмәләр алганнар. 

Люция Петухова, Иске Тәрбит мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе.

Фото автордан, Кайбыч таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев