Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иске Тәрбит кызы Анастасия Зубрина: «Укытучы булып туарга кирәк»

Укытучы һөнәре беркайчан җиңел булмаган, ә хәзерге заманда бу эш тагын да катлаулырак. Чөнки педагог булу зур сабырлык, һәрвакыт үзеңне үстерүне таләп итә.

Кайбыч районының Иске Тәрбит кызы, үз туган авылында балалар укытучы  Анастасия Зубрина 14 ел элек педагог һөнәрен сайлап дөрес эшләгән.

2011 елны 11нче классны тәмамлаганнан соң, Казан (Идел буе) Федераль университетына укырга керә. Анда рус һәм инглиз теле укытучысы белгечлеге буенча педагогик белем ала. 2016 елны тәмамлап, Казан дәүләт университетының магистратурасына укырга керә һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый.

“Укытучы булырга мәктәптә укыганда ук хыялландым, ә миндә бу фәнгә рус теле һәм әдәбияты укытучым Любовь Русова мәхәббәт уятты. Ул минем бу юнәлешне сайлавымны хуплады, миндә укытучы таланты бар дип санады. Башта Казандагы 10нчы мәктәптә эшләдем, аннары гаилә хәлләре буенча вакытлыча туган авылыма күчендем, хәзер шунда рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барам. Хезмәтеңне яраткач, укучыларга белем бирүнең авырлыгы юк диярлек, мәктәптә балалар үзара ярдәмчел, дустанә мөнәсәбәттә. Бары тик өстәмә эшнең дә күплегеннән генә бераз арыйм. Ләкин үз хезмәтемнең нәтиҗәләрен күргәч, барысы да онытыла”, – ди Анастасия Александровна.

Педагогиканы һәм үз предметын яхшы белгән, балаларны яраткан кеше мәктәптә кыенлыкларга сирәк кенә очрыйдыр дип уйлый яшь белгеч.

“Миңа кайда эшләсәм дә, гел бәхет елмаеп тора, мәктәп администрациясе һәм хезмәттәшләрем һәрвакыт ярдәм итәргә, өйрәтергә әзер. Быел минем педагогик стажыма 10 ел була, шуңа карамастан, әле мин һаман өйрәнәм, үзләштерәсе яңа нәрсәләр күплегенә кайвакыт гаҗәпләнәм. Мәктәптә елдан-ел төрле үзгәрешләр кертелә, бик күп яңалыклар, һәрберсенә өлгерергә кирәк, шул ук вакытта үз укучыларың белән бер дулкында каласы килә, шунда гына дәресләр дә кызыграк уза. Укучыларыма дәресләрдә мин куллана торган анимацияле презентацияләр, тематик эш кәгазьләре, акыл үсешенә уңай тәэсир итә торган уеннар бик ошый”, – дип эш барышы белән таныштырды укытучы.

Анастасия Зубринаны коллективта да, әти-әниләр дә хөрмәт итәләр. Яшь кенә булса да, тәҗрибәле педагогның хезмәтен күрәләр, бәялиләр. Ул, район мәгариф бүлегенең грамоталары белән бүләкләнгән. Анастасия Зубрина – Бөтенроссия күләмендәге “Кеше тәрбияләү” конкурсында беренче урынны яулаган укытучы. Болардан тыш, узган уку елы азагындагы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре дә аңа уңыш китергән: Анастасия Александровна иң яхшы укытучы дип танылган. Аның укучысы Арина Макарова әдәбияттан 100 балл җыйган. Укучылары арасында рус теле буенча да югары баллга ия укучысы булган.

“Киләчәктә укытучы булырга теләүче балаларга, укырга кергәнче, һөнәрне җан белән сайларга, сабырлык һәм зирәклек телим, яхшы укытучы булу өчен нәкъ менә шул сыйфатлар кирәк”, – дип тәмамлады сүзен Анастасия Александровна.

Зубриннар гаиләсендә ике бала – 7 яшьлек кызлары һәм 3 яшь уллары үсеп килә. Анастасияның ире, отставкадагы хәрби Александр Сергеевич, мобилизация буенча, 2022 елның октябреннән махсус хәрби операциядә. Өлкән лейтенант Александр Зубрин хәзерге вакытта ротага командалык итә. Укытучы Анастасия класска кереп, дәрес башлар алдыннан, һәр укучысын күздән кичерә. Аларның фән нигезен яхшы үзләштерүләре белән бергә, киләчәкләре имин, тыныч булуын да тели.

Фото Анастасия Зубринадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев