Хәбәрләр

Иске Мәлкән авылы зиратында матур традиция буенча көзге өмә узды

Зират — ул безнең тарихыбыз, әби-бабаларыбызның мәңгелек йорты.

Аларны карап тору, чисталыкта саклау — һәркайсыбызның изге бурычы. Минзәлә районының Иске Мәлкән авылында инде күптәнге матур традиция буенча көзге өмә уздырыла.

Өмәдә һәркемгә дә эш җитәрлек
Өмәдә һәркемгә дә эш җитәрлек

«Авылдашлар бердәм булып, зират территориясен тәртипкә китерделәр: корыган агачлар киселде, үләннәр чабылды, чүпләр җыештырылды. Бу эштә ир-атлар да, хатын-кызлар да актив катнашты. Хәтта 1941 елгы Лифа түти Чернова да яшьләргә үрнәк булып, бу изге эштән читтә калмый. Онытмыйк: зират — ул авылыбызның йөзе. «Авылның нинди икәнен беләсең килсә, зиратына бар», — дигәннәр борынгылар», – . дип бу хакта Мәкфия Калинина хәбәр итте.  Ходай барыбызга да саулык, җан тынычлыгы һәм иман нуры насыйп итсен!

​ 85 яшьлек Лифа түти бер өмәдән дә калмый
​ 85 яшьлек Лифа түти бер өмәдән дә калмый

 

 

 

М.Калинина фотолары.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев