Иске Гришкинда «Авыл көне» гөрләде
Мендлеевск районының Иске Гришкин авылына халык бәйрәмгә җыелды.
Бәйрәмне керәшеннәрнең «Бигәш» халык фольклор ансамбле һәм «Бигәшкәй» балалар фольклор ансамбле халыкның күңел ачу күренешен чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән ачып җибәрде.
Бәйрәмгә килүчеләрне һәм кунакларны Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы Константин Алексеев һәм, шулай ук, Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлап, авылның актив кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Гришкиннарның «Авыл көне»н «Бигәш» керәшен халык фольклор ансамбле белән беррәттән, «Карамельки» балалар хореография төркеме, районның Сәйтәк авылыннан «Карендәшләр» ансамбле чыгышлары бизәде. Шулай ук, Риназ Вәлиев та чыгыш ясаган. Ә кичәнең хедлайнеры – татар эстрада җырчысы Рөстәм Асадуллин һәм «Эзер» кавер төркеме булды.

Виктор Япаев һәм Раушан Зиннуров алып барган бәйрәмдә балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы уеннар оештырылды: күз бәйләп әйбер кисү, чүлмәк вату, су ташу, капчык сугышы, гер күтәрү, таяк тарту, капчыклы он күтәреп йөгерү, әтәч тоту.
Бәйрәм ялкын телләре кичке күккә үрмәләгән учак янында түгәрәк уен белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев