Иске Гришкин авылында махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмә уздырылды
Иске Гришкин авылының Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларны искә алу һәм аларның батырлыгын күрсәтү максатыннан махсус күргәзмә оештырылды.
Бу чарада Сәйтәк һәм Бөрешле авылларының мәдәният хезмәткәрләре дә катнаштылар. Алар күргәзмәне карап чыгып, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган сугышчыларны тирән хөрмәт һәм сагыну белән искә алдылар.
Күргәзмәдә сугышчыларның фотосурәтләре, аларның шәхси әйберләре, хатлары һәм төрле документлар урын алган иде. Залдагы һәр экспонат аларның кыска, әмма данлыклы тормыш юлы турында сөйли кебек. Мәдәният хезмәткәрләре һәр фотога, һәр хатка игътибар белән карадылар, аларның йөзләрендә моңсулык һәм горурлык хисләре бергә үрелеп барды. Алар бу күргәзмәнең әһәмиятен аңлыйлар, чөнки ул яшь буынга патриотизм, Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык кебек кыйммәтләрне сеңдерүдә зур роль уйный.
«Киләчәктә дә шундый чараларны оештыру, һәлак булган батырларның истәлеген мәңгеләштерү һәм аларның батырлыгын киләчәк буыннарга җиткерү – һәрберебезнең изге бурычы», – дип сөйләде күргәзмәне оештыручы Клавдия Михайлова.


Клавдия Михайлова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев