Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иске Гришкин авылында язып алынган мәзәкләр

Иске Гришкин Менделеевск районындагы керәшен авылы.

Чабып үттем

Сугышка кадәр, сугыш елларында барлык балалар да мәктәптә белем ала алмаган. Авыр чорлар бит. Бу хәл сугыштан соң була. Кечкенәдән ат җигә башлаган малай, колхозда тырышып эшләсә дә, белем ягы башлангыч класс кына була, анысы да ярым-ярты гына. 

Бервакыт авылга кино килә. Кино исемен күрсәтеп, белдерү язып куялар. Басуда эшләгән вакыт. Теге малай атта чабып килә дә: "Бүген кино була", - ди. "Исеме ничек соң?" - дип сорыйлар моннан. "Ә мин чабып үттем лә", - ди бу. Кино исемен укымаган янәсе. Аптырап калмаган бит малай. 

Нишлисең инде, белем ягы саерак шул.

Тегеләр алган

Бәчей бабай каз бәбкәләре саклый икән. Каз бәбкәләре яшел чирәмдә рәхәтләнеп ашап йөри. Бәчей бабай бәбкәләрне саклап утырган, ятып та каравыллаган. Шулай ята торгач, йоклап киткән. 

Килене төш җиткәндә төшке ашны алып килгән. Караса, Бәчей бабай йокыда. Каз бәбкәлеренң саны кимегән. 

Килененең: "Нишләп бәбкәләрең кимеде?" - дигән соравына Бәчей бабай бер дә исе китмичә, бармагы белән һавадагы каргаларга күрсәтеп: "Значит, тегеләр алганнар", - дип әйтте ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев