Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Йолдызнамә: үткәннән бер хәбәр килеп төшәр

6-12 февральгә йолдызлар ниләр юрый?

Кучкар (21 март — 20 апрель). Барысы да сез елмаю өчен туры килә, ә сез, кире бетеп, ак карда да карап тап эзлисез. Шушы болытлы кыш көннәренең нурлы кояшына әверелеп, үзегезнең дә, башкаларның да кәефен күтәрегез.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май). Үгезбозаулар, сез бик сабыр халык. Бәхәс күтәрмим дип, күп хисләрне үз эчегезгә туплыйсыз. Ләкин анда да сыймый күрәсең. Эх, сез шартласагыз, буран түгел, давыл күтәрелгәнен белсәләр иде башкалар...

Игезәкләр (21 май — 21 июнь). Сезгә тәнкыйть әйтүче кешеләр, сезнең үпкәләгәнегезне, кулларыгызны төшергәнне көтә. Ә сез киресенчә бернигә дә колак салмагыз. Тырышырлар-тырышырлар да, онытырлар.

Кысла (22 июнь — 22 июль). Акча сезгә ничек тиз керергә яратса, шулай ук тиз чыгып китәргә дә ярата. Соңгы арада күз гел матур әйберләргә төшер, ләкин акчагызны «кулыгызда тотыгыз». Артык чыгымнар файдага бармас.

Арыслан (23 июль — 23 август). Һаман бер кешене уйлап, ут йотасыз. Ә ул сезнең турында инде күптән оныткан, бәхетле тормыш кора. Үзегезгә үзегез генә булыша аласыз. Тирә-юнегегә игътибар итегез, анда кемдер нәкь менә сезне дә шулай янып сөядер бәлки.

Кыз (24 август — 23 сентябрь). Депрессиягә кеше ничек үзе керә, шулай үзе чыга да. Мәсьәләне катлауландырырга кирәкми. Тормыш күзлегегезне сөртегез әле, алайса матур якты төсләрне күрми башладыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь). Кыш көне аеруча үз сәламәтлегегезне кайгыртырга кирәк. Температураның бер төшүе, бер менүе сезне какшата ала. Мөмкин кадәр булган файдалы чәйләр, витаминнар эчегез.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь). Эш белән авырлыклар килеп чыгарга мөмкин. Башта бик нык борчылырсыз, ләкин бу төен үзеннән-үзе чишелер. Моны тормыш киртәсе итеп түгел, ә яңа кызыклы тәҗрибә итеп кабул итегез.

Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь). Уку, яңа белемнәр алу өчен яхшы вакыт. Шәхес һәрвакытта үсештә булырга тиеш. Шуңа яңа курслар алу, квалификация үстерү мөмкинлекләрен карагыз. Аларның файдасы зур булыр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар). Чын дуслар булу үзе бер бәхет. Ә сездә бу бәхет бар. Шуңа да якын дусларыгыз белән күрешеп, истәлекләрне барлап алыгыз, яңаларын өстәгез. Бу сезгә рухи ял алып килер.

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль). Үткәннән бер хәбәр килеп төшәр. Шаккатырлык булмаса да, гаҗәпләнерсез. Бу сезнең алдан уйлап куйган планнарыгызны бера үзгәртергә мөмкин. Шуңа моңа әзер торыгыз.

Балык (19 февраль — 20 март). Бу көннәрдә бик арырсыз. Нәрсәдәнме? Комплимент һәм мактау сүзләренә «рәхмәт» әйтеп. Әйе, әйе, сез моңа күптән лаек. Көзге алдына басып, «мин моңа лаеклы» дип әйтәсе генә кала.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев