Йолдызнамә: көтелмәгән сөйләшүдән соң файдалы фикерләр туарга мөмкин
22-28 апрельгә йолдызнамә
Кучкар (21 март — 20 апрель). Ялларда ашыгудан файда юк. Эшләр үз агымы белән барганда гына яхшы нәтиҗә бирәчәк. Кайчак туктап, уйлап алу күпкә отышлырак булыр.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май). Көндәлек мәшәкатьләр бераз артып китәргә мөмкин. Барысын да берьюлы эшләргә тырышмагыз, көчегезне дөрес бүлү мөһим.
Игезәкләр (21 май — 21 июнь). Аралашу сезгә яңа мөмкинлекләр ачачак. Көтелмәгән сөйләшүдән соң файдалы фикерләр туарга мөмкин. Үзегезне иркен тотыгыз. Нәкъ менә шул чакта гына сезне ишетерләр.
Кысла (22 июнь — 22 июль). Эчке тынычлыкны саклау җиңел булмас. Кайбер вакыйгалар сезне борчырга мөмкин, ләкин артык тирәнгә кермәгез. Якын кешеләр белән сөйләшү күңелегезне күтәрер.
Арыслан (23 июль — 23 август). Яңа нәрсәләргә омтылу көчле булачак. Бу яхшы билге. Әмма һәр тәкъдимне дә кабул итәргә ашыкмагыз, сайлап эш итү отышлырак.
Кыз (24 август — 23 сентябрь). Бар нәрсәне дә көрәш белән генә хәл итеп булмый. Кайчак чигенү — җиңүнең башы. Ашыкмагыз: бер эшне башласагыз, ахырына кадәр җиткерегез.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь). «Юк» дип әйтергә өйрәнегез. Акчага да игътибарлы булу мөһим: вак-төяк ала-ала акча букчасының буш калганын сизми калуыгыз бар.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь). Сүз күп булганда, мәгънә югала. Артык сөйләшмичә, күбрәк тыңлап карагыз. Эштә дә, өйдә дә башта мәсьәләнең төбенә төшегез, аннары җавап бирегез.
Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь). Барысын да идеаль итәргә тырышу, үзегезне арыту гына. Башкаларга түгел үзегезгә «болай да ярый» дип тә әйтергә өйрәнегез. Сәламәтлеккә игътибар итү кирәк: вакытында ашап, вакытында йоклау — гади кагыйдәләр.
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар). Якыннарыгыз белән турыдан-туры сөйләшергә курыкмагыз. Кеше аңламаса да, сез җиңеләерсез. Һәм онытмагыз: һәр нәрсәне күңелгә якын алырга кирәкми.
Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль). Хисләр белән генә яшәп булмый — акыл да кирәк. Бу атнада карарларны ашыкмыйча кабул итегез. Көн тәртибен дә булдырыгыз: иртән тору, вакытында ашау берничә елдан үз файдасын күрсәтер.
Балык (19 февраль — 20 март). Яңа уйлар күп, ләкин аларны тормышка ашыру кирәк. Бер фикерне, эшне сайлап, шул юл белән китегез.
Шәһри Казан
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев