Интернет киңлекләрен яулаучы «Тумар» җырулы традицияләребезне халыкка таныта
«Тумар» вокал-инструменталь ансамбле Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә оештырыла. Ә күптән түгел алар үзләренең беренче бәләкәй альбомын тәкъдим итте.
«Тумар» вокал-инстурменталь ансамбле 2019 елда керәшен җырулары һәм башка Идел буе халыкларының мәдәни һәм тарихи мирасын саклау һәм пропагандалау максатыннан оештырыла. Әлеге эшне башлап җибәрүче фольклорчы, галим Геннадий Макаров була. Ә 2024 елдан җитәкче итеп мәдәни үзәкнең жанрлар буенча белгече Павел Александров билгеләнә.
«Тумар» — керәшеннәрдә киң таралган, тәңкәләрдән һәм бисердан торган бизәнү әйбере. Ул саклагыч функциясен үти. «Тумар» ансамбле дә күпмедер дәрәҗәдә традицияләрне саклаучы ролен башкара.

Бүгенге көндә коллективта 3 кыз: Лиана Самойлова, Илүзә Галиуллина һәм Ләйлә Фәезова. «Тумар» ансамбленең репертуары экспедиция материалларыннан җыелган, бары тик керәшен җыруларыннан гына тора. Аларның күбесе — Геннадий Макаров архивыннан.
Павел АЛЕКСАНДРОВ, ансамбльнең җитәкчесе:
— Без керәшеннәрнең музыкаль мирасын заманча яңгырашта киң аудиториягә тәкъдим итү һәм яшь буынга аңлаешлы итү өчен эшлибез. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый прокетлар илебездә популяр була башлады. Алар музыкаль мәдәниятебезнең бер өлешенә әверелде инде. Заман белән бергә атларга тырышабыз. Керәшеннәрнең мәдәниятен тагын да күбрәк кешегә танытачагыбызга ышанам.
Репертурадагы «Әнә шул сүзең» һәм «Ишелей урамнары» җырулары турында аерып әйтергә кирәк. Аларда зирәклек һәм ихласлылык күп. «Ишелей урамнары» җыруын аутентик дип атарга була. Анда гади авыл халкы тормышы чагыла. Менә шул атмосфераны югалтмыйча, тамашачыга җиткерә алдык. Коллективта бердәм булып эшлибез, җыруларны бергә сайлыйбыз. Кызларның һәркайсы актив, материалны бик яхшы тоялар. Ниндидер битарафлык юк. Әлегә без иҗат юлыбызны башлыйбыз гына. Коллектив эшләгән чорда күп нәрсә үзгәрде: состав, җитәкчеләр һәм карашлар. Хәзер нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлыйбыз.
Уңышларыбыз күп. Алар арасыннан аеруча әһәмиятлесе — яшьләрнең Бөтенроссия этномәдәни «Традицияләр заманы» фестиваль-лабораториясе.
Татарстан белән генә чикләнмичә, бай культурабызны илебездә мөмкин кадәр күбрәк кешегә күрсәтү уе белән янабыз.
Яңа альбом
Яңа ел алдыннан «Тумар»лар үз җыруларын интернет киңлекләрендәге музыкль мәйданчыкларга чыгарды. Бу — зур кызыксыну һәм коллективның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.
— Яңа альбом экспедиция материалларына нигеләнеп эшләнелмәде. Халык арасында киң таралган җыруларны керттек. Алар арасында Чиләбе ягыныкы да бар. Шушы таныш мотивлар аша халыкның игътибарын үзебезгә җәлеп итәргә телибез, — дип әйтте Павел Александров.
Альбомдагы җырулар да төрле. Бу хакта Илүзә Галиуллина сөйләде:
— Керәшен музыкаль фольклорының иң якты үрнәкләрен алырга булдык. Безнең альбомда «Кыр үрдәге», «Әнә шул сүзең», «Ишелей урамнары» (Чистай районыннан рекрутлар җыры) һәм «Париж» (Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан) кебек җырулар яңгырый. Бу җыруларның көе, мотивлары истә калырлык. Аларга яңа яңгыраш кертеп, башкаларны да таныштырырга теләдек. Әлеге эшебезне дәвам итәргә уйлыйбыз. Безнең өчен бу зур адым булды. Бәлки, үз концертларыбызны да куярбыз әле.
Әлеге проектка һәр солистның өлеше кергән.
— Уртак эшебезнең нәтиҗәсен күрү сөенечле. Безнең җырулар һәркайсыгызга ошар дип өметләнәбез, — дип әйтә Лиана Самойлова.
Аның фикерен Ләйлә Фәезова дәвам итә:
— Альбом әле яңа гына чыкса да, инде бик күп җылы сүзләр ишеттек. Бу, безне яңа проектлар өстендә эшләргә дәртләндерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев