Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Игорь Дмитриев: «Елан елы минем өчен бик продуктив булды»

Яшь җырчы Игорь Дмитриев үткән елның нәтиҗәләре һәм киләчәккә теләкләре турында сөйләде.

 – Минемчә, нинди елда тууына карамастан, бар кешенең дә характерында уңай яклары да, тискәре сыйфатлары да бар. Кемдәдер аның уңайлары күбрәк, ә кемдәдер тискәреләре өстенлек итәдер. Кешенең характеры да, тормыштагы адымнары да гаиләдән, тәрбиядән киләдер дип уйлыйм.

Үземә килгәндә, мин – киң күңелле, җаваплы. Начаррак гадәтләремә ялкаулыкны һәм ярсучанлыкны кертер идем. Әлбәттә, яшь барган саен, кызып китүләр азая, үз-үзеңне кулга ала белә башлыйсың.

Узып киткән Елан елы минем өчен бик продуктив булды. Белгәнегезчә, беренче сольный концертым уңышлы гына килеп чыкты. Иҗатымда да алга китешләр булды, күп җырлар яздырылды. Ел башында мәхәббәтемне очраттым.

Ат елында да үз юлымнан туры атлап, иҗатта да, гаиләдә дә, финанс буенча да үземне үстерергә телим. Әлбәттә, бу теләкләр киләчәктәге барлык еллларга да кагыла. Ашыгырга ярамый, эшеңнән тәм табып, һәр көнгә сөенеп, барлык мөмкинлекләрдән файдаланып яшәргә кирәк. Иң мөһиме, үземә дә, барлык кешегә дә сәламәтлек телим.

 

 

Фото: Игорь Дмитриев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев