Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Язын талпаннар иртәрәк активлашырга мөмкин

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина фаразлавынча, быел Татарстанда иксод талпаннары гадәттәгедән иртәрәк активлашачак һәм аларның саны да күп булырга мөмкин.

Белгеч фаразынча, яз җылы килсә, талпаннар апрель аенда ук активлаша башларга мөмкин. Гадәттә алар +1...+5 градус җылылыкта «уяна», ә һава температурасы +10 градуска җиткәч, актив фазага күчә һәм кеше өчен аеруча куркынычка әверелә.

Шуңа бәйле рәвештә, төбәк хезмәтләре паркларны һәм ял итү зоналарын гадәттәгедән иртәрәк эшкәртә башларга мөмкин.

Любовь Авдонина талпан боррелиозы, ягъни лайм авыруы белән йоктыру куркынычы югары булуын искәртә. Белгечләр кар эреп бетү белән үк табигатькә чыкканда репеллентлар кулланырга, ябык кием сайларга һәм табигатьтән йөреп кайткач тәнне игътибар белән тикшерергә киңәш итә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев