Язучы Зинаида Захарованың яңа китабы дөнья күрде
Хәбәрләр

Язучы Зинаида Захарованың яңа китабы дөнья күрде

Татарстан язучылар союзы члены Зинаида Захарованың «Хыял канатында» дигән шигырьләр җыентыгы чыкты.

Карендәшебез Зинаида Захарова – шагыйрә, балалар язучысы, прозаик, укытучы С.Сөләйманова һәм Р.Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Ул хәзерге вакытта Әлмәт районының Кәләй авылында яшәп иҗат итә. Ул – 14 китап авторы.

Яңа гына басылып чыккан «Хыял канатында» шигырьләр җыентыгы зурлар өчен. Ул өч бүлектән тора: «Сез яшисез йөрәк түремдә» дигән беренче бүлегендә әти-әни истәлегенә багышланган шигырьләр, икенчесе — «Туган телем дөньяларның ямен ачты», өченчесе –  «Күңелләрдә өмет сүнмәсен...». 

16+


Нет комментариев