Январьдән пенсиягә 10 мең сум кемнәргә өстәләчәк
Хәбәрләр

Январьдән пенсиягә 10 мең сум кемнәргә өстәләчәк

1 гыйнвардан Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләренең пенсияләре 10 мең сумнан да күбрәккә артачак.

Декабрьдә 80 яше тулган пенсионерлар, шулай ук I төркем инвалидлар пенсияләренә шул күләмдә өстәмә алачак, чөнки аларга пенсиянең фиксацияләнгән өлеше икеләтә арта. Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан пенсиянең фиксацияләнгән өлеше 9 584,69 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә «Татар информ».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, арту бары тик шушы ике нигезнең берсе буенча гына билгеләнә — йә яшь буенча, йә инвалидлык буенча.

Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Димәк, кайбер пенсионерларга түләү күләме 10 мең сумнан күбрәккә артачак.

 


Нет комментариев