Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Янда өлкән кеше яши»: Якты Күлдә өлкәннәргә ярдәм акциясе үткәрелде

Зәй районының Якты Күл мәдәният йорты, китапханә һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре бергәләшеп акция-ярдәм оештырдылар.

Бу юлы аларның ярдәме махсус хәрби операциядә катнашучының әбисе, Татьяна Байрашевага юнәлдерелде. Акция кысаларында хезмәткәрләр Татьяна Григорьевнага кар көрәшүдә ярдәм иттеләр. Авыл җирендә, үз йортларында яшәүче өлкәннәр өчен кыш айларында мондый ярдәм бик зур әһәмияткә ия, чөнки карны чистарту алар өчен авыр эш. Бу игелекле гамәл өлкәннәргә ярдәм итүнең мөһимлеген тагын бер кат искәртә.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, аларның якыннары безнең игътибарга, хөрмәткә лаек. Аларның хезмәте, батырлыгы безнең илебезнең киләчәге өчен мөһим. Шуңа күрә, аларның тылдагы гаиләләренә ярдәм итү – бу да бер төрле Ватанны саклау эше. «Янда өлкән кеше яши» акциясе, киләчәктә дә дәвам итәргә тиешле гамәл. Авыл җирендә, аеруча кышкы чорда, өлкәннәргә ярдәмгә мохтаҗлар күп. Кар көрәү, су ташу, утын яру кебек гади эшләр дә алар өчен зур авырлык тудыра. Шуңа күрә, һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып, ярдәм кулын сузса, бу бик зур саваплы эш булыр иде», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова.

Бу акция, башка авылларда да үрнәк булып, шундый игелекле эшләрнең күбәюенә этәргеч бирер дип ышанасы килә. 

Т.Егорова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев