Башкортстанда “Җырлыйк әле” дип аталган төбәкара фестиваль-бәйгесе үтте
1 августта Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы ачык һавадагы «Бабай утары» этнографик музей биләмәсендә шаулап-гөрләп җыр-моң бәйрәме – үзешчән фольклор ансамбльләрнең “Җырлыйк әле” дип аталган төбәкара фестиваль-бәйгесе үтте.
«Төрле халыкларның мәдәниятен өйрәнүче һәм тәкъдим итүче безнең коллектив бу вакыйганың кунаклары булды. Без керәшеннәрнең милли киемнәрен күрсәттек.
Фестиваль төрле халыкларның мәдәни мирасын саклауда һәм популярлаштыруда зур урын алып тора. Бу – элгәреге йола-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыруга ярдәм итә торган мөһим чара. Безнең катнашу керәшен мәдәниятенең байлыгын һәм төрлелеген күрсәтергә мөмкинлек бирде. Без бу йолаларны киләчәк буыннар өчен саклауның мөһимлеген аңлаттык», – дип хәбәр итте Яңа Балыклы авылы мәдәният йортының методисты Наталья Васильева.
Наталья Васильева фотосы.
Нет комментариев