Яңа Усыдан Надежда Юмагулованың яраткан шөгыле – үлән чәе әзерләү
Мөслим районының Яңа Усы төп мәктәбе директоры Надежда Юмагулова үзенең социаль челтәрләр битендә авыл тормышы белән таныштырып тора.
Бүген ул тагын бер шөгыле турында сөйләде.
«Аны хобби дип тә әйтеп булмыйдыр. Күбрәк — күңелемдә күптән яшәгән һәм һич китми торган тыныч бер мәхәббәт ул. Мин үләннәр җыям. Әбиләр кебек яулык бәйләп, кәрҗин тотып кырлар буйлап йөрмим. Ләкин җәй көне кулларым үзләре үк тартыла: менә юкә чәчәк атты — мин инде анда, җыям, аның баллы хуш исен сулыйм. Карагат яфрагы — берничә уч өзеп алам, исе башыңны әйләндерерлек. Кура җиләге, болын мәтрүшкәсе, мята — барысы да эшкә ярый.
Аннары иң медитатив процесс башлана: үләннәрне киптерү. Кәгазь өстенә, тукымага, күләгәдә, электр киптергечемә җәеп куям, кояш аларның төсен дә, исен дә урламасын дип. Һәм өй шундый хуш ис белән тула: керәсең дә — күңелең шунда ук тынычлана. Гүя җәйне консервалап, банкаларга, капчыкларга тутырып куйгансың», — дип һәр кешене кызыксындырырлык итеп сөйләде ул.

Ә аннары үләннәрне кушып, чәй җыелмалары ясый икән.
«Дус кызларыма бүләк итәм. Ярминкәләргә дә куям. Иснәп карыйлар да: «Әбиемнең чәйләре, авылым исе килә», — диләр. Һәм миңа шундый рәхәт, сүз белән генә аңлатып булмый. Тагын, СВОдагы егетләребезгә җибәрәм. Җылы оекбашлар һәм хатлар салынган шул ук посылкаларга үз пакетларымны да куям. Аларның берсе кич белән, тынлыкта, шул мята һәм юкә исен сулап чәй эчәр — һәм кимендә биш минутка булса да өендә, әнисе кухнясында, бакчасында, барысы да тыныч һәм имин булган җирдә булыр, дип уйлыйм», — дип хисләнеп сөйләвен дәвам итте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев