Яңа Усыдан Алия Филипова дәү әбисенең яшьлек еллары турында яза
Мөслим районының Яңа Усы авылында яшәгән тыл ветераны Зинаида Филипова, үсмер чагыннан ук, сугыш чорының бар авырлыкларын кичергән.
Сугыш башланганда дәү әбием Зинаида Филиповага (1927 елгы) 13 яшь була. Әтисен, колхоз председателе булып эшләгән Максим бабаемны, яла ягып, сугыш башланганчы ук төрмәгә утырткан булалар. Шул китүдән ул инде исән кайтмый. Ир-атсыз тормыш шул көннәрдән үк башлана да инде алар гаиләсендә.
Бар халык алны-ялны белми фронт өчен эшли. Әле буыннары да ныгымаган, туган авылыннан ары дөнья күрмәгән Зинаиданы, 14 яше тулуга, Казан шәһәрендәге хәрби заводка эшкә җибәрәләр.
– Эш шул кадәр авыр. Өстебездә юньле кием юк, – дип сөйли иде әбием. – Көненә 150 грамм ипи бирәләр. Шул ипине көн озынына сузарга кирәк. Ашамагач, эшләргә хәл юк, суык үзәккә үтә.
Бер ел шушы шартларда эшләгәч, әбием түзми шул. Бергә эшләгән иптәш кызы белән (исеме һәм кайдан булуы хәтеремдә калмаган) заводтан качалар. Чатнама суык кыш көне була ул.
– Юлга акча юк. Поезд вагонына ябыша-ябыша, ничек кирәк алай Бөгелмә вокзалына кайтып төштек. Аннан ары җәяүләп атларга кирәк. Кайта торгач, караңгы төште. Ниндидер бер авыл читендәге өйнең ишеген шакыдык. Безгә ишек ачкан марҗа хатыны, безне баштанаяк күздән кичерде дә,“сез – бетле, әнә шунда ятыгыз”, дип, ишек катына телогрейка атты. Без аңа да бик куандык. Иртә белән тагын юлга кузгалдык.
Күпме вакыт кайтканнардыр, барыбер, кайтып җитә әбием Усыга. Тик юка киемнән, кышкы суыкта салкын вагон тимерләренә ябышып кайту эзсез генә узмый шул. Әбием бик нык авырый.
– Кул һәм аяк тырнакларым, өшеп, өзелеп төштеләр. Бизгәк чире башланды. Аякларымда үлекле шешләр барлыкка килде, алар тишелеп ага башлады. Температурам югары, көч -хәл белән ятам, – дип күз яшьләре аша сөйли иде Зинаида әбием.
Бу язманы укучылар, “бөтен кеше түзгән ул елларны”, дип, бәлки дәү әбиемне гаепләргә дә теләр. Әмма андыйлар үзләрен 14 яшьлек үсмер бала булган әбием урынына куеп карасыннар иде...
Сугыш чоырнад заводтан качып кайтуы әбием өчен ансат кына узып китмәгән. Аны дезертирлыкта гаепләп, өйләренә 2-3 көн саен милиция хезмәткәрләре килә. Сорау алалар, хәле яхшырса, төрмәгә алып китәсе булалар. Чираттагы килүләрендә милиция хезмәткәрләрен күрше әбисе каршы ала: “Хәле бик авыр, бүген-иртәгә үлем көтеп ята, интектермәгез аны”. Хокук сагында булсалар да, хәлне аңлап, борылып китәләр. Шулай итеп, хәле көннән-көн начарая барган әбиемне изге җанлы күршесенең кызгануы коткарып калган. Зина әбием гомере буе күрше әбисенә рәхмәт укыды.
Яшь организм авыруны җиңә, әбием аякка баса. Ул гомере буе колхозда сыер сава, ферма мөдире булып эшли, каравылда да тора. Лаеклы ялга чыккач та, әбием әле эшен ташламый, ун ел чамасы заправкада эшли... Әбием ялгызы гына 1 ул, 1 кыз үстергән. 5 оныгы һәм шул оныкларының 11 баласы бар. Сугыш чоры авырлыклары, авырулар кичергән әбием 94 яше тулар алдыннан арабыздан китте...
Мин – Зинаида әбиемнең оныкларыннан берсе. Туган авылым Усы мәктәбенең 8нче классында белем алам. Туйганчы ипи ашамаган, өс-башы җылы кием күрмәгән үсмер Зинаида заводка эшкә җибәрелгәндә минем яшьләрдә булган. Әбием чоры һәм безнең заман. Күпме аерма! Тыныч, җитеш тормышта, муллыкта яшәүче безнең буынның матур балачагы төшләренә дә кермәгән шул аларның. Түзгәннәр, бирешмәгәннәр.
Бар дөньяда Өлкәннәр көне билгеләп үтелгәндә, әбием Зинаида Максимовнаның авыр язмышы турында “Туганайлар” газетасы аша башкаларга да сөйләргә теләдем. Бу язмам әбием Зинаида һәм Бөек Ватан сугыш чорында тылдагы авырлыкларны кичергән барлык үсмерләр рухына иман булып барып ирешсен.
Алия ФИЛИПОВА,
Мөслим районының Яңа Усы мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев