Мөслим районының Яңа Усы мәктәбенең яшь армиячеләре һәм волонтерлары авылдагы истәлекле урыннарны карап торалар.
«Күп кар яуганнан соң безнең мәктәпнең «Юнармия»челәре һәм волонтерлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташ-сугышчылар һәйкәле янында зур эш оештырдылар. Алар һәйкәлгә илтүче юлны чистарттылар, мәйданчыктагы карны алдылар, мемориаль тактаны чистарттылар, тирә-якны тәртипкә китерделәр», – дип хәбәр иттеләр Яңа Усы мәктәбеннән.
Якташ-сугышчылар һәйкәле – авылның күренекле урыны, аңа авыл халкы зур хөрмәт белән карый. Әлеге акциянең максаты: укучыларга Бөек Ваташ сугышында һәлак булган батырларны онытмаска кирәклеген искә төшерү, тарихи объектларга сакчыл мөнәсәбәтнең әһәмиятен ассызыклап, һәйкәлләр тирәсендә тәртип һәм чисталык саклауга юнәлдерелгән.
Нет комментариев