Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Яңа туган балалар өчен кирәк-яраклар җыелмасы бирә башларга мөмкиннәр

Инициаторлар фикеренчә, әлеге дәүләт ярдәме әни кеше беренче баласын 23 яшькә кадәр тапкан гаиләләргә биреләчәк, дип яза РИА Новости.

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов һәм Гражданлык җәмгыяте үсеше буенча Дума комитеты башлыгы Яна Лантратова яшь әти-әниләргә яңа туган балага беренче елында кирәк булачак әйберләр җыелмасы тапшырырга тәкъдим итте.

Миронов сүзләренчә, баланың беренче елы — аның үсеше өчен критик әһәмияткә ия вакыт. Әгәр әти-әнинең бу көннәрдә гигиена һәм тәрбия кирәк-яраклары булмаса, бу бала сәламәтлегенә начар йогынты ясаячак. Мондый кирәк-ярак җыелмаларын дәүләттән алу, күкрәк баласының үсеше өчен тулы шартлар булдырырга ярдәм итәчәк, дип саный депутат.

Татарстанда яшь гаиләләргә актив булышалар инде. Күптән түгел, Әлмәттә махсус операциядә катнашучы өч хәрбинең гаиләсенә бала тугач, балалар кибетенә сертификат тапшырдылар. Бүләкләрне яңа туган сабыйларга гына түгел, ә аларның олы абый-апаларына да бирделәр.

Шулай ук республикада балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен 100 процент күләмендә компенсация, балалар өчен даруларга түләүләр һәм башка бик күп ярдәмнәр каралган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев