Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Матыда авылдашлар маскировка челтәрләре үрү өчен берләште

Бакалы районының Яңа Маты авылында волонтерлар сугышчылар өчен маскировка челтәрләре үрәләр.

Маскировка челтәрен үрү җиңелләрдән түгел, шуңа карамастан, волонтерлар аның технологиясенең барлык таләпләрен төгәл үтәп эшли. Челтәрнең һәр күзәнәгенә игелек һәм мәхәббәт хисләре сеңдерәләр, туган як, җиңүгә омтылыш энергиясе теләсә нинди бронядан да ышанычлырак, дигән өметтә алар.

Шул ук вакытта барлык волонтерлар районда һәм республика күләмендә үткәрелгән акцияләргә дә теләп кушылалар. Оекбаш бәйләү, җылы юрганнар, башка кирәк-яраклар җыю, токмач кисү, үлән чәйләре җыю дисезме, барысында да бердәм булып катнашалар.

«Бу инициатива Яңа Маты Мәдәният йортында туды. Көндәлек мәшәкатьләргә һәм өй эшләренә карамастан, авыл хатын-кызлары Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итү өчен вакыт табалар. Алар һәр челтәргә үзләренең иң ихлас теләкләрен салалар: уллары һәм ирләре исән-сау өйгә кайтсыннар, баш өстендә һәрвакыт тыныч күк булсын, диләр. Без сугышчыларыбызга ярдәм итәргә телибез», – ди клуб мөдире Артемий Кудрин.

А.Кудрин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев